+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 август 2021, 10:10

"Бүлмә калды, ә әти юк инде..."

Җырчы Алсу Фазлыева үзәк өзгеч пост язган.

"Бүлмә калды, ә әти юк инде..."
"Бүлмә калды, ә әти юк инде..."

Ул кайчандыр әтисе алып куйган тулай торак бүлмәсен сатулары турында хәбәр итә.

«Әти заманында үзе теләгән машинаны алмый, безгә — балаларына дип, тулай торакта 18 квадрат метрлы бүлмә алган иде. Бу вакыйгага 9 ел да үтеп киткән икән. Бүлмә калды, ә әти инде юк… Бүлмәне сатып, акчасын дүрткә бүлдек — әнигә, сеңлемә, энемә һәм миңа.

Бу пост белән нәрсә әйтәсем килә?! Минем өчен бүгенге көндә ул акчага караганда, әтинең рәхәттә яшәве күпкә кадерле булыр иде. Шөкер, акчасын эшлибез, эше генә булсын. Ә кайчандыр иномарка "Тайота Королла" турында хыялланган әтием, үзен мәхрүм итеп, балалар хакына яшәгән.

Гомер буе колхозда шофер булып эшләгән әтинең хыялында гына калды ул машина. Урының оҗмах түрендә булсын, Әтием!», — дип язган җырчы.
 
«Ата-ана гомер буе бала дип яши инде», — дип язган җырчының тамашачылары.

Фото: tatar-inform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: