+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 сентябрь 2021, 19:00

Хуш, Бельмондо!

Танылган актер Жан-Поль Бельмондо 88 яшендә вафат булган.

Бу хакта Agence France-Presse 6 сентябрьдә хәбәр итә.

Жан-Поль Бельмондо 1933 елның 9 апрелендә Париж скульпторы  гаиләсендә туа. Актер булганчы, ул спорт карьерасы турында җитди уйлана, әмма 20 яшькә үз тормышын сәнгать белән бәйләргә карар кыла.

Шул ук вакытта Бельмондо югары милли драма сәнгате консерваториясенә укырга керә. Безгә ул бик күп фильмнары аша таныш.

2001 елда актер инсульт кичерә, аннан соң кинода һәм театрда спектакльләрдә катнашудан туктый. Әмма 2008 елда 75 яшьлек актер кинога әйләнеп кайта: ул Франсис Юстерның «Кеше һәм аның эте» картинасында уйный.

Карьерасының тәмамлануы турында ул 2015 ел башында хәбәр итте. Үз гомерендә актер 100гә якын фильмда төшкән, шулай ук театрда 40лап роль уйнаган.

Фото: © Daniel SIMON/Gamma-Rapho via Getty Images

Хуш, Бельмондо!
Хуш, Бельмондо!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: