+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 сентябрь 2021, 21:05

Инвестиция сабантуенда җырчы Валерия чыгыш ясаячак

"Урал арьягы-2021" өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе 10 сентябрьдә Сибай шәһәрендә узачак. Чара Башкортстан Республикасы Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла.

Инвестиция сабантуенда җырчы Валерия чыгыш ясаячак
Инвестиция сабантуенда җырчы Валерия чыгыш ясаячак

Форум эшлекле һәм мәдәни программалар берлеге булып тора. Катнашучыларны сәнәгать комплексын, авыл хуҗалыгын, эчке туризмны һәм икътисадны үстерү темаларына, шулай ук гастрономия һәм музыка фестивальләренә багышланган стратегик сессияләр көтә. Русия дәүләт власте, бизнес һәм мәдәният вәкилләренең генә түгел, ә чит ил спикерларының да килүе көтелә.

Форумда Русиянең халык артисты Валерия чыгыш ясаячак. Чыгыш "Урал арьягы" ачык мәйданчыгында «опен эйр» форматында узачак. Эстрада йолдызы билгеле хитларын башкарачак, шулай ук яңа җырлар да тәкъдим итәчәк.

Инвестиция сабантуеның мәдәни-күңел ачу программасын әзерләү буенча зур эш башкарылды. Ул 15.00 сәгатьтә «Street beat» бию шоу-концерты белән старт ала. Аннары кичәне Сибайңколлективлары дәвам итәчәк. 21.30да сәхнәгә KARINA җырчысы чыгачак. Бу - музыкант, җырчы һәм композитор Алексей Романовның ("А-Мега" төркеменең элекке солисты, "Винтаж" төркеме катнашучысы) яңа продюсерлык проекты. Һәм хедлайнер булып Валерия чыгыш ясаячак. Аның чыгышы 22.00 сәгатьтә башлана.

Кичәнең кульминациясе бәйрәм фейерверкы булачак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: