“Русиянең билгеле язучысы һәм публицисты Сергей Довлатовның Уфада тууы билгеле. Ни өчен аның исемен йөрткән бер мәдәни объект та юк?” — дигән сорауга республика җитәкчесе болай җаваплады:
- Довлатовны бездә бәялиләр, яраталар. Мин кешеләрдән бу уңайдан тәкъдимнәр көтәм. Миндә мондый идея туган иде — әдәби салон ачу нияте бар, аңа Сергей Довлатов исемен бирү мөмкин. Бу уңайдан тәкъдимнәр булса, без аларны тормышка ашырачакбыз. Урамга исем бирү белән сак булырга кирәк. Әгәр кайсыдыр урам исемен үзгәртсәк, бу да кешеләргә ошамаска мөмкин. Урамны уйлап сайларга кирәк.
Фото: jazzpeople.ru