Ә ул, бу кешегә җавап итеп, мондый пост куйган:
"Авылга кайтып килдек, кайтасы килә, кайтсаң йөрәк әрни...
Кичә бер "фәрештә" син - колхозник? дип язган иде. Әйе, колхоздан, авылдан мин, горурмын шуның белән. Колхоз эшләп ашарга, кеше булырга, малны, җан ияләрен яратырга өйрәтте. Заманында безнең өйнең тышы дранкалап, кызыл балчык белән сыланган, акбур белән буялган иде, кышларын, февраль-март айларында, сыер бозаулагач, өшемәсен дип, өйгә алып керә торган идек. Бик яратам малларны, кай вакытта янында уйнап, җылысында йоклап китә торган идем, Ә кәҗә бәрәннәре турында аерым сөйләп була. Сез беләсезме, ул маллар әлеге кайбер адәм балаларына караганда да акыллырактыр күпкә.
Әйе, тиресен дә түктек, көтүен дә көттек, комбайнында да, зернотокта да эшләдек, рәхмәтлемен шуңа Ходаема.
Кем авылда үсмәгән, алар белми ипи тәмен, сөт тәмен.
Ә сез ничек уйлыйсыз?"
Шәп җавап булган бу, Әнвәр!
Фото: likes.ru