Әлеге бәйрәмнең төп идеясе — республика халыкларының милли мәдәниятен саклау һәм үстерү. Бәйрәмне үткәрү халыклар арасында дуслык һәм милләтара татулык символына әверелде. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә милли костюмны өйрәнеп, осталык дәресләрендә аның элементларын ясап, балалар халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын тирәнтен өйрәнә. Алар бер-берсен аңларга, башка милләт вәкилләрен хөрмәт итәргә өйрәнә. Милли костюм халыкның үзенчәлеген ассызыклый. Соңгы елларда көндәлек киемнәрдә милли костюм элементларын булдыру, милли бизәкләр кию модага керде. Яшь буын аларны бик теләп куллана.
Атна дәвамында балалар, ата-аналар һәм педагоглар «Милли костюмда укыйм», «Милли костюмда эшлим», «Милли костюм поэзиясе» кебек чараларда актив катнашты. Катнашучылар «Вконтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә милли киемнәрдә яки милли бизәкләрдә фоторәсемнәр урнаштырды. Планлаштырылган барлык чаралар да югары дәрәҗәдә узды.
Милли костюм көнен үткәрү халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү, яшь буында халык мәдәниятенең безнең байлыгыбыз һәм кыйммәтебез икәнлеген аңлау тәрбияләү мөмкинлеге бирә.