-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 сентябрь 2021, 13:45

Милли бизәкләрдә - халкыбыз тарихы

Милли костюм көне - Кырмыскалы районында уңышлы эшләп килүче һәм төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаучы “Кудесник Ах” төркеме әгъзалары өчен аеруча зур бәйрәм. Әхәт Нурышев җитәкчелегендәге бу төркемдә осталарның осталары җыелган һәм аларның кул эшләрендә халкыбызның данлыклы тарихы, булмышы, рухияте һәм яшәеше чагыла.

Милли бизәкләрдә - халкыбыз тарихы
Милли бизәкләрдә - халкыбыз тарихы
Әхәт Мидхәт улы үзе милли сувенирлар ясау белән шөгыльләнә. Аның эшләре янында фаберже йомыркалары “ял итә”. Шулай да, нәкъ алар мондый үзенчәлекле эшкә тотынырга сәбәпче була. Каз йомыркаларына бөтенләй икенче сулыш өрә ул. Мондый сувенирлар хәзер Русиядә генә түгел, байтак чит илләр буенча да таралырга өлгерде.
Йомыркаларны бизәүдән тыш, агач белән дә эш итә Әхәт Нурушев. Тәлинкәләргә милли бизәкләр ясый, картиналар тудыра. Ә менә ул ясаган бал корты “Туристик сувенир” Бөтенрусия бәйгесендә дә лаеклы бәһаланды.
Төркемдәге хатын-кызлар төрле юнәлештә эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, Гүзәл апа Искәндәрова борынгы милли киемнәрне тергезү өстендә эшли, милли бизәнгечләре дә искиткеч килеп чыга. Айгөл Сәйфуллина джинс тукымадан түбәтәйләр, сумкалар һәм башка бик күп күркәм әйберләр тегеп, аларны милли бизәкләргә күмә. Соңгы вакытта милли киемнәрнең популярлык яулавын исәпкә алганда, аның эшләренә сорау зур.
Флүра Заһидуллина, Ирина Степанова, Зилә Сәгыйтовалар да төркемнең актив әгъзалары. Гомумән, һәрберсен үз эшенең остасы дип кыю әйтергә була. Шул ук вакытта алар районда узган һәр бәйрәмне бизи: милли костюмнардан киенеп, милли бизәкләргә бай кул эшләрен тәкъдим итә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: