+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 сентябрь 2021, 10:56

“Театрлар бетсә, тормыш бетүгә барачак!”

- ди Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Эльмир Хәертдинов.

“Театрлар бетсә, тормыш бетүгә барачак!”
“Театрлар бетсә, тормыш бетүгә барачак!”

Аның исеме Франк. Әйе-әйе. Үткәндә калган мәхәббәт хатирәләреннән арына алмаган, тормышында адашкан бәхетсез бер ир ул.Юк ла! Марат бит! Күпләр аны нәкъ шул исем белән белә. Иң якын дустының хыянәтен тойган, әмма усаллашмаган, намусын саклап калган кеше.Ә, бәлки, ул Хәмиттер? Әллә Әсләф Әсләфовичмы? Салихмы? Әллә...Башка һөнәр ияләреннән аермалы буларак, артист халкы үз күңеле аша бик күпләр язмышын үткәрә. Алда аталган исемнәр – Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Эльмир Хәертдиновның сәхнәдәге гәүдәләнеш­ләре, ягъни Р. Шиммельпфеннигның “Үткәннән килгән хатын”, Х. Вахитның “Туй алдыннан”, Ә. Атнабаевның “Ул кайтты”, Д. Салиховның “Пуля”,М. Гыйләҗевның “Көлмәгез, мин үләм” әсәрләрендәге образлары. Бу исемлекне әллә күпме дәвам итеп була – Эльмир Хәертдиновны тамашачы бихисап рольләре аша таный, белә, ярата. Бүген исә артистның үзе белән таныштырмакчыбыз.

– Эльмир Муллахмәтович, саумысыз! Сүзне котлаудан башлыйсы килә. Быел “Нур” театры утыз еллык юбилеен билгели. Бик матур дата. Сезнеңчә, утыз ел күпме ул?– Бер карасаң, күп кебек. Әмма театр өчен бик аз вакыт аралыгы ул. Үз йөзен, юнәлешен табу өчен иҗат коллективына шактый күп вакыт кирәк. Шулай да, кыска гына арада безнең театрыбыз үз йөзен тапты, дигән фикердәмен. Күпсанлы матур спектакльләребез чыкты, күп фестивальләрдә катнаштык, җиңүләр байтак. Утыз елда театр милләт каршында бик күп зур эшләр башкарды.– Шулай була калсын! Киләчәктә дә “Нур”га уңышлар телибез. Моның өчен коллективта сәнгатькә, театрга гашыйк кешеләр эшләргә тиеш, әлбәттә. Сез – шундыйларның берсе. Үзегез белән таныштырып үтегез әле. Нинди якларда, нинди шартларда театрга мәхәббәт тәрбияләнде?– Мин Балтач районының Тутагач авылында туып-үстем. Авылыбыз искиткеч гүзәл табигать кочагында, җитез Танып елгасы буенда, ике зур булмаган тау ышыгына яшеренеп, урман-болыннарга төренеп яши.Артистлыкка килү юлы бик ерактан башланды. Мәктәптә укыганда үзешчән түгәрәкләрдә скетчлар, спектакльләр уйнап йөрдем. Бер генә чарадан да калмаска тырыштым. Ак хыялым очучы булу иде. Аңа ирешү өчен бала чагымнан китаплар укып, үземне әзерләп үстем. Әмма унберенче сыйныфны тәмамлап, Уфадагы вертолет училищесына медицина тикшеренүе узганда, бу хыялыма нокта куелды.Артистлыкка кереп китүемне үзем дә сизми калдым. 1991 елда булачак укытучым Фәрдүнә Касыймова (безнең районныкы) белән режиссер Байрас Иб­ра­һимов районнар буйлап “Нур” театрының татар студиясенә шәкертләр җыеп йөргәндә безгә дә керделәр. Апам һәм хезмәттәшем Лиянаның укырга керүе шуннан башланды. Мине дә чакырдылар, әмма яшем җитмәде – тугызынчы сыйныфны гына тәмамлаган идем. Фәрдүнә Касыймова Казанга театр училищесына барырга тәкъдим итте. Авыл баласымын – курыктым. Ерак шәһәргә чыгып китеп укып йөри алуыма шикләндем. Шулай да, мәктәпне тәмамлаганнан соң, теләгемне тормышка ашырырга булдым, өстәмә турда имтихан узып, институтка укырга кердем.Пушкин урамында тулай торакта яшәдек. Бик тату булдык. Бөтен театрларга йөрдек. Кичен автобуска утырып барып, җәяү кайта идек. Спектакльләрдән үзебез өчен файдалы нәрсәләр табарга тырыштык. Фәрдүнә Касыйм кызы образлар эзләп автовокзалга, тимер юл вокзалына җибәрә иде. Укыган елларны бик сагынып искә алам.– Диплом алу белән “Нур”га килмә­дегез, дип беләм. Театрга килү юлларыгыз бик урау булды, шикелле...– Укып чыккач, юллама буенча Туймазы театрына җибәрделәр. Анда өч ел эшләп үзебезнең районга кайтып, сәнгать үзәгендә театр түгәрәге алып бардым. “Нур” театрына исә беренче тапкыр 2002 елда килдем. Актер булдым, параллель рәвештә “Айдар” театр-сту­диясендә, бер үк вакытта телеви­дениедә эшләп алдым. Әмма болай авыр иде һәм ике елдан театрдан киттем.Бераздан “Айдар” студиясеннән дә китәргә туры килде. Өйләндем, матди якны карарга кирәк иде, шуңа сәнгатькә кагылышы булмаган коммерция эшләре белән булашып алырга, яшәргә урын хәстәрләргә булдым. Ун еллап вакытым шулай сәнгатьтән читтә, төрле эшләрдә узды.2014 елда “Нур”га икенче тапкыр килдем. Шушы аралыкта кайбер актерлар эштән киткән, яңа яшьләр килгән. Театр ныгыган, үз тради­ция­ләрен булдырган иде.– Сезнең хатыныгыз да шушы ук театр актрисасы. Бу иҗат эшенә комачаулык китермиме?– Сөекле тормыш иптәшем – актриса, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Ирина Ганиева белән дүрт ел бер курста укыдык, бергә Туймазы театрына киттек. Нәкъ шунда эшләгәндә безнең арада мәхәббәт хисләре уянды. 2005 елда гаилә кордык. Ике кыз үстерәбез – 13 яшьлек Зарина белән 7 яшьлек Самираны.Театрда бергә эшләү бик уңайлы. Эш буенча проблемалар чыкса, ярдәм итеп җибәреп була. Бөтен эш яңалыклары белән хәбәрдар булып торабыз. Роль эшләгәндә киңәшләшү бар.– Артист булып гаиләне туйдырып буламы соң?– Күңелгә авыр сорауларның берсе бу. Бүгенге көндә артистларның эш хакы югары, дип әйтә алмыйм. Шуңа күпләр өстәмә эш эзли. Мәскәүдә бу җәһәттән җиңелрәк. Кастинг үтеп, кинода төшәргә, берьюлы берничә театрда эшләргә була. Бездә барлык театрларда да эш хакы бәләкәй. Җәйләрен – тамада, кышларын Кыш бабай образына керергә туры килә.– Ә әти-әниегез сәнгатькә якын кешеләрме?– Әтием Муллахмәт Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын, Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Биолог, механик, парторг, күп еллар авыл Советы рәисе булды. Авылда мәктәп директоры булып эшләп, хаклы ялга чыкты. Әнием Ралия күп еллар сатучы булып эшләде. Хаклы ялга чыкканчы балалар бакчасы мөдире булды. Әле дә, Аллаһыга шөкер, исән-саулар, бик рәхмәтлемен аларга. Белем алырга ярдәм итеп, олы юлга аяк бастырдылар, әле дә файдалы киңәшлә­реннән өзмиләр.– Балачак театрлары ничек истә калган?– Без бала чакта караган театрлар юк хәзер. Социаль челтәрләр булмаган вакытта кешеләр рухи байлыгын театр, телевизор аша, китап укып тулыландыра иде. Халык театрны бик ярата иде. Җәй буе гастрольләрдә йөриләр, авылларда тулы заллар җыела, актерларны бик хөрмәт итәләр иде. Һәрберсе кунакка алырга, үзләрендә кундырырга тырыша иде. Авыл халкы белән элемтә көчле иде. Хәзер күп кеше театрдан ераклашты. Театр­ларның тормышы авырлашты, бигрәк тә матди яктан. Акча җитмәгәнлектән, минималь стилистикада спектакльләр куела. Декорация аз булсын... Урын да алышынмасын... Костюмнар да арзан булсын. Матди җитеш­мәгәнлек үз программасын тукып кына тора.Шулай да, хәзерге театрларның техник яктан мөмкинлекләре күбрәк. Эффект­лар эшләү, халыкка җиткерү җиңелрәк. Шул ук вакытта театрга карата җылылык юк. Кешеләр Интернетны ача да, бәләкәй генә экранга текәлеп, теләсә нинди темага мәгълүмат ала. Театрлар халыкка якынаер өчен бөтен ысулларны кулланырга, тамашачысын шаккатырырга тырыша. Әмма шул вакытта кайбер театрлар үз йөзен югалта, шоу, цирк, клоунадага әйләнеп китә. Мондый әйбер булмаска тиеш, дип уйлыйм.– Әллә театр бөтенләй кирәкмиме бүген?– Бүгенге социаль челтәрләргә бәйле заманда, очрашу, күрешү, инстинктларны югалтмас өчен кирәк театр. Театр кешене өйдән чыгара, җыя, күрештерә, тере тавыш ишеттерә. Ул халкыбыз тарихын, гореф-гадәтен, телен, темпераментын саклап калып, киләчәк буыннарга тапшыра торган күпер. Кешене уйландыручы, тормышында туган сорауларга башка күзлектән карарга мөмкинлек бирүче. Мин театрсыз яшәүне күз алдына да китермим.Театрлар бетүгә таба барса, куркыныч булачак. Халык йөзен, милләтен югалтырга мөмкин. Кеше китап укымый, музейларга йөреп бармый. Театр да бетсә, җәмгыятебез бетүгә йөз тотачак.– Сезнең режиссерлык эшләрегез хакында ишеткән бар.– Туймазыга эшкә җибәрелгәч, үземне режиссер буларак та сынап карыйсым килде. Ул вакытта театрның директоры һәм баш режиссер булып эшләүче Ильяс Гәрәев миңа мондый мөмкинлек тудырды. Шамил Рәхмәтуллинның “Әнием сукмагы” драмасын куйдым. Шамил абый пьесаның яртысын гына язганлыктан, автордаш та булырга туры килде. Эш башлаганда ул авырсынып тора иде, язып бетерүне миңа тапшырды. “Ышанам сиңа, ярдәм итәрмен”, – диде. Еш очраштык, аның бакчасында күрештек, сөйләштек. Мобиль элемтә юк чак. Сәхнәгә куйдым, ул бер­ничә сезон бик уңышлы барды. Роман Солнцевның “Тузганак” спектак­лендә Ильяс Гәрәев­ның ассистенты булып эшләп карадым. Режиссерлыкта беренче адымнарым шул булды.– Тагын да нинди хыялларыгыз бар?– Бүген бик тә җиңел булмаган заманда чирләрнең бетүен теләр идем. Тормышта һәркем үз хыяллары һәм теләкләре белән яши алсын, илебез элеккедән дә матуррак итеп яшәсен, балалар өчен киләчәкне җиңеләйтергә мөмкинлек булып торсын, халыкта хәерчелек булмасын иде. Ил халкы бай, мул тормышта яшәсен иде. Ул очракта аның күңеле дә бай булыр иде.Үземә килгәндә – гаиләмнең бәхетле булуын, ике кызыбызның зур тормышка авырлыклар күрмичә аяк басуларын, ярат­кан кешеләрен табып, ныклы гаилә коруларын телим. Тагын да, үземнең театрымны булдырасы килә.Әгәр дә минем көчемнән килсә, театрларның матди хәлен яхшыртырга, төрлечә ярдәм итәргә тырышыр идем. Театр фестивальләренә йөрүне ешайтыр идем.Хыяллар, теләкләр бик күп инде. Алар яшәргә, алга атларга көч бирә.Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: