+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
14 сентябрь 2021, 10:33

"Табутның капкачы ябылганда... тормыш башлана гына!.."

Җырчы МакSим комадан чыккач, беренче интервью бирде. Ул анда "теге" дөньяда ниләр күргәнен сөйләгән.

"Табутның капкачы ябылганда... тормыш башлана гына!.."
"Табутның капкачы ябылганда... тормыш башлана гына!.."
Җырчы МакSим комадан чыккач беренче тапкыр зур интервью бирде. Ксения Собчак белән ачыктан-ачык сөйләшүдә ул коронавирусның ничек узуын тасвирлаган.

Җырчы белдерүенчә, ул Казанда концерт куюын хәтерләми дә. Бу вакытта тән температурасы бик югары булган. Өйгә кайту белән шәхси клиникага мөрәҗәгать иткән, аңа ярдәм итә алмаганнар, аннары ашыгыч рәвештә Мария Максимованы ЭКМО аппараты булган Мәскәүнең 52нче клиник дәваханәсенә госпитализацияләргә туры килгән. Нәкъ менә шушы катлаулы техника җырчыны коткарырга ярдәм иткән дә инде.

Тик дәвалау вакытында урындагы табиблар икенче бер зур проблемага юлыккан: МакSим медикамент комасыннан берничек тә айный алмаган.

"Икенче" дөньяга китеп баручы кешенең нәрсә хис иткәнен эстрада йолдызы яхшы белә хәзер.

"Хәзер мин үзем өчен төгәл беләм: табутның капкачы ябылганда тормыш тәмамланмый, башлана гына, - ди МакSим. - Мин бөтенләй башка чынбарлыкка эләктем, һәм минем төгәл аңым бар иде, безнең Җирдә булуыбыз "теге" дөньяга караганда чынбарлыкка ныграк якын.

Мин очтым: ниндидер шәфәкъ, ниндидер җылылык... Шулвакыт ниндидер рухани тавышы ишетелде. «Мин үләм, миңа рәхәт», - дидем аңа. Дәваханәгә ятканда мин бөтенләй үләргә җыенмый идем! Мине бик тиз дәвалыйлар да чыгарачаклар, дип уйладым. Ә комада кинәт тынычлык барлыкка килде, үлемнән курку булмады. Әлеге рухани: «Күккә юл әлегә ябык», - диде. Мин ниндидер сәер кабинада аска төшә башладым. Анда кыш иде. Ниндидер кешеләр бер-берсенә салкын су сибә башлады. Бераздан мине дә шул су белән коендырдыдар, ләкин миңа салкын булмады. Ә мин көләм: «Мин сезнең барыгызны да беләм. Җитте, киттем мин», - дидем. Шулвакыт: «Күрәсең, аның өчен дога кылалар», - дигән сүзләр ишетелде.

Марина соңыннан белүенчә, аның ясалма комада ике тапкыр йөрәге туктаган.

"Минем арттан ниндидер кешеләр килде. «Синең белән саубуллашырга телиләр», - диде алар. Без яңадан кояш чыккан өске катка мендек. Һәм кинәт алар ниндидер рычагка бик каты басты да без бик зур тизлек белән түбән төштек. "Ә без шаярттык!" - диде арада берсе.
Ходайга шөкер, ул вакытта мин йөрәк эшчәнлеген алыштыра торган ЭКМО аппаратына тоташтырылган булганмын. Әгәр дә ул булмаса, мин исән калмас идем", - дигән җырчы.

Фото: tvcenter.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: