+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 сентябрь 2021, 22:00

Уфада искиткеч скульптуралар күргәзмәсе ачылды

Бүген Уфа сәнгать галереясендә Русиянең Рәссамнар, Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган юристы Рафаил Зинуровның "Батырлар һәм вакыт" шәхси скульптуралар күргәзмәсе ачылды.

Уфада искиткеч скульптуралар күргәзмәсе ачылды
Уфада искиткеч скульптуралар күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә күп күренекле шәхесләр образлары тәкъдим ителә. Автор тәкъдим иткән образлар тарихи, этнографик һәм архив материалларына нигезләнгән. Һәр образ аша автор әлеге тарихи шәхесләрнең холкын, хис-тойгыларын, рухи дөньясын чагылдырырга тырыша.
Скульптор билгеләвенчә, аның бу эшләре төрле чорлардагы күренекле шәхесләрне онытмаска, ә күргәзмәне карарга килүчеләргә игелек, намус, гаделлек һәм ирек төшенчәләренә башкача карарга мөмкинлек бирер.
Күргәзмә 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Галереянең адресы: Уфа шәһәре, Революцион урамы, 34нче йорт.

Автор турында: Зинуров Рафаил Нариман улы 1953 елның 26 июлендә Башкортстанда туган. Русия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитет рәисе урынбасары (2013-18), юридик фәннәр кандидаты, Рәссамнар, Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган юристы (2013), Башкортстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге әгъзасы, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының медале (2018), Шаһит Ходайбирдин исемендәге республика журналистлар премиясе (1993), Салават Юлаев ордены (2013), Әрмәнстан Республикасы Милли җыелышының мактау билгесе, Ереван шәһәре хакимиятенең мактау билгесе, Ф. Нансен, Х. Абовян исемнәрендәге «Шәфкатьлелек илчесе» медальләре лауреаты, Башкортстан территориясендәге Русия Фәннәр академиясе вәкиллеге җитәкчесе.
16 китап (юриспруденция, тарих, этнография, проза, поэзия) һәм 120дән артык фәнни публикация авторы.

Фото: flickr.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: