+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 сентябрь 2021, 19:00

"Безнең мөнәсәбәтләргә барысы да каршы иде..."

Гөлназ Асаева Инстаграм сәхифәсендә ире Вилдан белән танышу тарихын язган.

"Безнең мөнәсәбәтләргә барысы да каршы иде..."
"Безнең мөнәсәбәтләргә барысы да каршы иде..."
“Безнең мөнәсәбәтләргә барысы да каршы иде. Дөресен әйтәм, Виллига кияүгә чыгармын дип гомеремдә дә уйламадым. Мин аны иҗат юлын башлаучы егет буларак күзәттем. Инстаграмда туры эфирларын, сторисларын карадым, кайбер җырларын тыңлаганда көлә идем.

Беренче тапкыр без Илназ Гарипов концертында күрештек. Ул йөргән кызы белән иде. Минем дә ул вакытта очрашып йөргән кешем бар иде. Күрештек, көлештек, шуның белән шул...

2-3 айдан Казанда 20 яшьлек юбилеемны бәйрәм иткәндә Вилли котлап смс җибәрде. Мин, нигәдер, шундый шатландым һәм аны концертыма чакырдым. Аннары “килмәсә ярар иде” дип уйлап йөрдем, чөнки бөтен билетлар да сатылган иде. Килә калса, кая утыртырмын, дип уйладым. Нәтиҗәдә, ул килде, чәчәкләр бүләк итте. Ә мин аңа рәхмәтемне әйттем дә аның турында оныттым. Концерттан соң ул, яныма килеп, тагын бер тапкыр котлады да китте...” - дип язган Гөлназ.

Җырчы бу язмасын дәвам итәргә сүз биргән.

Фото: instagram

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: