+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2021, 12:04

Хуш киләсез, "Аксаков көннәре"!

1791 елның 1 октябрендә Уфада туган танылган урыс язучысы Сергей Аксаковның туган көненә багышланган чаралар республикада 31нче тапкыр узачак.

Хуш киләсез, "Аксаков көннәре"!
Хуш киләсез, "Аксаков көннәре"!

Чараларны Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Уфа, Бәләбәй, Кырмыскалы районнары хакимиятләре оештыра.

Иртәгә Башкорт дәүләт университетында «Хәзерге дөньяда славян этнослары, телләре һәм мәдәниятләре» дигән фәнни-гамәли конференция һәм «Болгариянең милли традицияләре» фотокүргәзмәсе оештырылачак. 24 сентябрьдә исә Башкортстанның барлык мәктәпләрендә традицион Аксаков дәресе узачак. Уфа Аксаков мәктәбе-гимназиясендә бу дәресне 2021 елда С. Т. Аксаков исемендәге әдәби премия лауреаты үткәрәчәк.

С. Т. Аксаковның мемориаль музей-йортында ике күргәзмә ачыла: аларның берсе оешманың 30 еллыгына багышлана, ә икенчесе «Уфа Аксаковская» дип атала, анда Уфа рәссамы Эдуард Ханнановның сәнгать әсәрләре куела.

Бу көнне Аксаков бакчасында бәйрәм узачак. Тарихта Аксаков халык йорты буларак танылу алган Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы кичә булачак, программада – Уфа шәһәр Советыннан Аксаков исемендәге студентлар премияләрен тапшыру, кунаклар чыгышы һәм концерт.

25 сентябрьдә Бәләбәй районының «Надеждино» тарихи-мәдәни үзәгендә бәйрәм дәвам итәчәк. Ул С. Т. Аксаков һәйкәленә чәчәкләр салу, Аксаковлар гаиләсе музеена бару һәм башка чараларны үз эченә алачак.

Бәләбәйдә «Җырлый торган чишмәләр» паркына экскурсия, ачык муниципаль АРТ-пленэр эшләре күргәзмәсе, шәһәр халкының һәм «Илһам чишмәләре» Төбәкара поэзия фестивале финалчыларының әдәби-музыкаль очрашуы, фестиваль финалистларын бүләкләү тантанасы һәм зур концерт булачак.

Шул ук көнне бәйрәм Уфа районының Зубово авылының үзәк мәйданында да дәвам итә. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе-күргәзмәсе, интерактив мәйданчыклар, укучылар ярышлары һәм башка кызыклы чаралар узачак. Бер үк вакытта бәйрәм Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында һәм район үзәгендә оештырылачак.

Уфалылар һәм башкала кунакларын Ленин мәйданында интерактив мәйданчыклар һәм тамашалар белән «Осталар шәһәре» фольклор ярминкәсе көтә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: