+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2021, 14:10

Театрга — сертификат белән!

Башкортстанда эпидемиологик хәлнең киеренке булуы сәбәпле, республиканың Мәдәният министрлыгы яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлтелгән хәвефсезлек чараларын көчәйтте. Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Шаляпин залында бу темага багышланган брифинг үтте.  

Театрга — сертификат белән!
Театрга — сертификат белән!

Республика мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина әйтүенчә, 27 сентябрьдән мәдәният учреждениеләрендәге чараларга, спектакль-концертларга коронавирустан вакциналану турында сертификат яисә моны раслаучы QR-код , соңгы 6 ай эчендә инфекция кичерү яисә прививка ясатырга каршылык булу турында белешмә күрсәтеп керергә кирәк булачак. Бу документлар булмаган очракта, сатып алынган билетларны кире кайтарырга мөмкин булачак.

Әлбәттә, битлек режимы, тән температурасын үлчәү һәм социаль дистанция саклау кебек таләпләр дә үз көчендә кала.

— Кешеләрнең бу чикләүләрне аңлап кабул итүен сорыйбыз. Барлык чаралар инфекция таралуны туктатуга юнәлтелгән. Бу боерык Русия Федерациясенең баш санитар табибы карары нигезендә эшләнде, — диде министр урынбасары. — Республикада мәдәни тормыш тукталмый. Һәммәсен дә тамашаларда көтәбез!

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, Урыс дәүләт академия драма театры, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе, Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчеләре тамаша залларында һаваны чистарту буенча җайланмалар булуы, сезоннарның чагу премьералар белән ачылуы һәм хезмәткәрләренең 80 проценттан артыгы вакциналанган булуы турында сөйләделәр.

Фото: yandex.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: