+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2021, 09:20

Туйдан соң илдән чыгып киткәннәр

Радик Юлъякшинны югалтканнар.

Туйдан соң илдән чыгып киткәннәр
Туйдан соң илдән чыгып киткәннәр

Башкортстанның һәм Татарстанның популяр артисты Элвин Грей хатыны Инзилә белән ширбәт аена киткәннәр. Аларның Төркиянең Бельдиби курортындагы элиталы отельдә ял итүе билгеле.

Rixos Sungate кунакханәсендә сентябрьдә бер атна ял итү 350-370 мең сум тирәсе тора. Люкс номерларга бәя 400 меңнән башлана.

Элин Грей белән Инзиләне кунакханәдә матур итеп каршы алганнар. Урын-җирләрен роза чәчәкләре һәм сөлгедән пар аккошлар ясап бизәгәннәр.

Җырчының сторисларында отельнең территориясен, үзләренең су мотоциклларында йөреп күңел ачканнарын күрергә була.

Фото: intertat.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: