-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2021, 09:27

Тыңламачы, сандугач...

Ришат Төхвәтуллинның концертларында "Тыңлачы, сандугач", "Тулган аем" җырлары башкача яңгырамаячак. Тагын ни булган инде?

Тыңламачы, сандугач...
Тыңламачы, сандугач...

Ришат Төхвәтуллинның элекке продюсеры Рифат Фәттахов аның җырларын кире тартып алган. Бу хакта җырчы Инстаграмда туры эфир вакытында хәбәр иткән.

«Рифат Әхмәтович җырларны кире тартып алды. Ул миңа аларны башкарырга рөхсәт итми. Ул шундый кеше инде… Аның турында бер начар сүз дә әйтәсем килми. Бу - аның карары. Безнең арадагы килешү буенча, мин аларның концертында чыгыш ясаганнан соң, Рифат Фәттахов миңа җырларны рәсми һәм документаль рәвештә тапшырырга тиеш иде. Һәрвакыттагыча, бу үз вакытында эшләнмәде һәм хәзер ул миңа җырларны башкарырга рөхсәт бирми», — дип белдергән җырчы. Әмма бу хакта артык сүз куертмый.

Хәтерегездә булса, аларның иҗади мөнәсәбәтләре судка кадәр барып җитте. Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры — «Тыңлачы, сандугач»ны урлап җырлауда гаепләде.

Әмма быел Рифат Әхмәт улы Ришатның Казанда узган өстәмә концертына килгән. «Сине инде биш ел күргән юк икән. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт. Аны алгач, бик нык сөендем. Чакыруың иртәрәк булса да килә идем. Әмма Аллаһы Тәгалә үзе күп нәрсәне рәтли. Изге Рамазан аенда бер-береңне гафу итү бик тә матур гамәл», — дип сөйләп, Ришатның иң матур җырлары Ваһапов фонды архивында ятарга тиеш түгел икәнлекне әйтте һәм аңа элекке популяр җырларын яңадан җырлый башларга рөхсәт иткән. Инде менә кабат рөхсәт юк...

Илдар Юзеев сүзләренә Рәис Ханнанов иҗат иткән бу җыр кемнеңдер милкенә әверелгән.

Фото: Салават Камалетдинов.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: