+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 сентябрь 2021, 18:40

Аксаков бәйрәме милләтләрне берләштерә

Бу көннәрдә республикабызда йолага әверелгән Аксаков көннәре бара. Бәйрәм чараларында катнашу өчен Русиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килде. Кырмыскалы районында да XXXI Халыкара Аксаков бәйрәмендә катнашучыларны җыр-биюләр, милли ризыклар белән каршы алдылар.

Аксаков бәйрәме милләтләрне берләштерә
Аксаков бәйрәме милләтләрне берләштерә
Иң чагу һәм күпмилләтле бәйрәмнәрнең берсе ел саен бирегә килүчеләр күңелендә якты хатирәләр калдыра. Агымдагы елда ул Сергей Тимофеевич Аксаковның тууына 230 ел тулуга багышланды.

Йола буенча, бәйрәм чаралары Иске Кыешкы авылында башланып китте. Аксаковның әтисе бу татар авылы янында сатып алган биләмәгә үзенең беренче улының исемен бирә һәм шушы Сергеевка авылына ул Сембер губернасындагы крестьяннарын алып килә.

Сергей Тимофеевич та мондагы матурлыкка сокланып туя алмый, алар аның шәхес булып формалашуына да зур йогынты ясый, алга таба мондагы күренешләрне һәм бу еллар турындагы истәлекләрне ул үзенең әсәрләрендә, аерым алганда “Багров-оныкның балачак еллары”нда да язып чыга.

Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Альмира Колдәүләтова, методист Алсу Гафарова, “Uteur” авиакомпаниясенең төбәк директоры, Русия Герое, Мәскәү шәһәрендәге Аксаков фондының Попечительлек советы әгъзасы Николай Гаврилов, Санкт-Петербургтагы “Пушкин йорты” әдәбият музее директоры Юлия Веретнова, Аксаков фонды рәисе урынбасары Вячеслав Аброщенко һәм башка мәртәбәле кунаклар күренекле язучы, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе, мемуарчы Сергей Аксаковның бюстына чәчәкләр салганнан соң, С. Т. Аксаков исемен йөртүче урындагы мәктәпкә уздылар.

Биредә “Ал чәчәк” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән тамаша, район китапханәсе тарафыннан әзерләнгән китап күргәзмәсен карадылар һәм С.Т.Аксаков исемендәге әдәби залда булдылар.

Чараларның бай программалы икенче өлеше район үзәгендә дәвам итте. Биредә кунаклар, башкорт, татар, урыс, чуваш һәм мордва ихаталарында булып, районда күпләп яшәүче бу милләт вәкилләренең борынгы кәсепләре белән танышты, осталык дәресләрендә, милли уеннарда катнашты һәм милли ризыклардан авыз итте.

Кунаклар чыгышларында Башкортстаныбызның бөек урыс язучысының язмышында зур урын алуын билгеләп үтте. 31нче тапкыр уздырылган бәйрәмнең дә әһәмияте бәһаләп бетергесез. Иң мөһиме – ул төрле милләт вәкилләрен берәштерә, төбәкләр арасындагы дуслык җепләрен ныгыта. Шул ук вакытта бу еллар эчендә республикада гына түгел, илебезнең башка төбәкләрендә дә Аксаковның истәлеген мәңгеләштерү буенча байтак эшләр башкарылган.

Көн буена дәвам иткән чара район Мәдәният сараенда VI Фольклориадада катнашкан кырмыскалылыларны бүләкләү тантанасын һәм “Аксаков әкиятләре” дип аталган театрлаштырылган тамаша белән тәмамланды.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Аксаков бәйрәме милләтләрне берләштерә
Аксаков бәйрәме милләтләрне берләштерә
Аксаков бәйрәме милләтләрне берләштерә
Аксаков бәйрәме милләтләрне берләштерә
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: