Социаль челтәрләрдән кулланучылар, Казанда Моргенштернның концертын куйдырмауны үтенеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән.
Концерт 3 октябрьдә «Татнефть-Арена"да булырга тиеш. Тамашаның афишасында традицион характеристикалар һәм программа юк, бары тик Моргенштернның «Женщина года», «Чертов гений» дигән титуллары гына язылган. Шулай ук, әлеге чыгыш Татарстан башкаласындагы иң шау-шулысы булачак, диелгән. «Монда тасвирлама булырга тиеш, әмма ул юк. Болай да аңлашыла, бу Казандагы быелгы иң шау-шулы вакыйга булачак», — диелгән әлеге чара турында язмада.
Рэперга каршы булучылар җырлары аркасында бу концертны туктатырга өнди. Алар фикеренчә, бу җырлар, „колумбайнга“ ишарә ясап, кешеләргә карата нәфрәтне пропагандалый", дип яза "Шәһри Казан".
Кайберәүләр җырчының композицияләрен Пермь университетындагы фаҗига белән дә бәйли. Татарстан халкының фикере икегә бүленгән. Моргенштерн яклылар да, аңа каршы сүзләрне җырчыга карата дискриминация дип атаучылар да бар.
Шулай булуга карамастан, җырчының концертына билетлар әлегә сатыла икән.
Фото: shahrikazan.ru