+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 сентябрь 2021, 11:36

"Идел буе театрлары" конкурсы старт ала

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!

"Идел буе театрлары" конкурсы старт ала
"Идел буе театрлары" конкурсы старт ала

25 сентябрьдә “Идел буе театрлары” балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең төбәк этабы башланды!

Фестивальдә 18-30 яшьлек Яшьләр театр коллективлары һәм студияләр һәм 6-17 яшькә кадәрге балалар театр коллективлары һәм студияләре катнаша ала.

Төбәк этабы сентябрь-декабрьдә үтә. Сайлау этаплары, аларның нәтиҗәләре буенча һәр төбәктә ике номинациядә төбәк җиңүчеләре билгеләнә (яшьләр һәм балалар театрлары).

Округ этабы 2022 елның гыйнвар-февралендә уза.
Төбәк этабында җиңүчеләрнең видеолары фестиваль сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыла. Эксперт жюриеның тавыш бирүе уздырылачак.

Финал этабы 2022 елның март-апрелендә узачак. Йомгаклау видеотрансляциясендә тавыш бирү нәтиҗәләре туры эфирда игълан ителәчәк, ә аннары фестиваль лауреатларын бүләкләү тантанасы булачак.

Номинацияләр һәм бүләкләр:
«Иң яхшы яшьләр спектакле» - 100-200 мең сум;
«Иң яхшы балалар спектакле» - 100-200 мең сум.
«Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актер» номинацияләре буенча да җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Фото: vr-vyksa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: