+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 сентябрь 2021, 08:00

Егет яхшымы, ир яхшымы?

Зифа Нагаева үзенең тапшыруына  җырчы Илсөя Бәдретдинованы чакырган.

Егет яхшымы, ир яхшымы?
Егет яхшымы, ир яхшымы?
Алар, Илсөя әйтмешли, камераларны онытып, бәйдән ычкынып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырганнар. Тапшыру барышында Илсөя Бәдретдинованың ялгыз булуы турында сөйләшкәннәр, асылда сүз хатын-кыз язмышы, сөяркәләр турында барган. 

Ике җырчы иң башта егет кешегә кияүгә чыгуның начар яклары турында сөйләшә.

«Яшь егеткә кияүгә чыксаң, аны ашатырга, эчерергә, бала кебек тәрбияләп торырга кирәк. Ул әле әзрәк кеше була башлагач, берәр яшь кызга гашыйк булып, тегендә тиз генә бала табалар да ул синнән чыгып та китә. Сау бул, ди. Кирәкме ул сиңа?» — дигән Илсөя.

«Карт бабай сиңа кирәкми. Аны теге дөньяга әзерли башлыйсыңмы? Кирәкми!» — дип, өлкән яшьтәге кеше дә әйбәт түгел дигән фикердә Зифа Нагаева.

Баксаң, иң яхшысы 40-50 яшь аралыгындагы ир-егет икән. Әмма андыйларның да бер начар ягы бар — 40 белән 50 арасындагы ир Илсөяне көтеп утырмый. Аңа кадәр анда күпме яшь, чибәр кызлар бар. Шуларның берәрсен сайлап куюы ихтимал.

Илсөя Бәдретдинова сөяркә булу турында да фикерен белдерә. «Хатын-кыз, бу ир үзенең хатынын ташлап китәр дә мине бәхетле итәр, дип уйлый. Барыбыз да аңлыйбыз: юк! 4 ел буена ир-егет сине сөяркә ясап йөргән икән, ул синнән туйган инде. Синең белән мәхәббәт белән шөгыльләнеп тә туйган. Ул сиңа матур сүзләр сөйләп тә туйган. Аңа шулай уңайлы, бары тик шул гына.

Хыялланып утырудан мәгънә юк. Син күп еллар буена сөяркә булгансың икән, син шул сөяркә булып калачаксың да. Чөнки сине бәхетле итәсе килсә, күптән бәхетле иткән булыр иде. Ә ул тегендә хатынына да яхшы, сиңа да яхшы. Кирәкме соң ул кеше?»
 
Ә сез ничек уйлыйсыз?

Фото: tatar-today.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: