+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 сентябрь 2021, 07:55

Алсу Фазлыева иң зур үкенечен әйтте

Күпләр моңа шаккаткан.

Алсу Фазлыева иң зур үкенечен әйтте
Алсу Фазлыева иң зур үкенечен әйтте

Җырчы Алсу Фазлыева инстаграм дусларына үзенең бу тормыштагы иң зур үкенече турында бәян итә.

«Иң үкенгәнем - туебызны төшерергә профессиональ фотограф чакырмавыбыз. Туй киемнәрен алдык, өстәлне барладык, тамада ялладык… Ә менә фотографка акча җитмәде. Килгән кунаклар фотоаппаратларыннан булган фотоларны җыеп, үземчә туй альбомы ясадым», — ди ул.

Җырчы туйда төшкән фотосын да урнаштырган. Алсу белән Азат Фазлыевларның яшьлек фотоларын күреп, инстадуслары аларның бер дә үзгәрмәүләре турында язган.

 
 «Алсу, күп булсалар да, кадере булмас иде. Безнең туйга 35 ел узды, аклы-каралы фотолар гына бар. Кайвакыт искә төшереп утырырга ярап тора»,  «Безнен туйда көне буе төшереп йөргән фотоаппаратны пленкасы-ние белән урлап киткәннәр иде. Әл дә ярый ЗАГСның аерым фотографы булды»,  «Гаилә корып җибәргән һәркемдә була торган хәл ул, Алсу, борчылма» — дип тынычландырганнар җырчыны. Көмеш, алтын туегызгызга профессиональ видеограф һәм фотографлар булыр әле, диючеләр дә бар.

 Фото: lntertat.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: