Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 октябрь 2021, 13:58

"Ачудан ябыштырган керфекләремне йолкып бетергәнмен..."

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ни булган?

"Ачудан ябыштырган керферләремне йолкып бетергәнмен..."

Мәгълүм булуынча, кичә кич "Ватсап", "Фэйсбук" һәм "Инстаграм" социаль челтәрләре эшләми торды. Аеруча бу хәл өчен артистлар, блогерлар курыкты. Чөнки аларның күбесе "Инстаграм" ярдәмендә үз эшләрен дә алып бара.

Илсөя Бәдретдинова да бу хакта бүген "Инстаграм"да язма бастырган:

"Болай бүтән нитмә, инстаграм!!! Кызык дип беләсеңме әллә? Бала-чага кебек качышлы уйныйсың. Әти әйтмешли: "Ял итә-итә кыйнарсың чистый". Ачудан төнлә бөтен ябыштырган керфекләремне йолкып бетергәнмен", дип язган ул.

Бөтен артистлар, блогерлар сөенеченә бүген барлык социаль челтәрләр гадәттәгечә эшли башлады.

Автор:Ример Насретдинов