+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 октябрь 2021, 08:00

"Әни үз кулларымда үлде..."

ТНВ телеканалы «Әй, язмыш, язмыш» эфирының чираттагы кунагы Башкортстаннан җырчы Лилия Биктимерова булды.

"Әни үз кулларымда үлде..."
"Әни үз кулларымда үлде..."
Ул үз тормышының иң авыр мизгелләре турында сөйләде.

"Әти исерек чакта әнигә еш кул күтәрә иде. Йорт чоланнарында качып йөргәнебез хәтердә. Шул ук вакытта ул мине нык ярата иде.

Бер вакыт китереп суккач, әни дәваханәгә эләкте. Миңа - 10, әнигә 35 яшь иде. Әни реанимациядә: „Лилия“, — дип үлде. Еламам, дигән идем… Оныта торган түгел. Әни үз кулларымда үлде", — дип сөйли ул үзенең күңел яралары хакында.

Лилия Биктимерованың әтисе моннан соң әле озак еллар яшәгән. «Әти картаеп үлде, дисәң дә була, берничә хатын белән яшәп карады, барысына да әнинең исеме белән дәшкән. Ул үзе дә фаҗигале үлде. Бумеранг дигән әйбер бар. Әмма мин аны бервакытта да калдырмадым. Эшли башлагач та акчалата ярдәм иттем. Бөтенләй гафу итеп тә булмый, әмма ул бит әти. Әни үлгәннән соң өч-дүрт ел аңа карата нәфрәтле идем.

Аннан соң Фәдис аның янына алып барды. Моңа кадәр мин аңа читтән генә ярдәм итә идем», — ди ул.

Фото: intertat.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: