+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 октябрь 2021, 14:35

Бер җептәге төрле төсле сәйләннәрдәй...

Республика көне уңаеннан Кырмыскалы районында бәйрәм чаралары узды.

Бер җептәге төрле төсле сәйләннәрдәй...
Бер җептәге төрле төсле сәйләннәрдәй...

Кабак авылында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” дәүләт программасын тормышка ашыру чикләрендә төзелгән яңа паркны ачу тантанасының Республика көненә туры килүе аеруча куанычлы булды. Әлеге паркка карап күзләр куана: ул заманча уен һәм спорт комплексларын үз эченә алган, шулай ук тротуарлар матур һәм тигез, мәдәни чаралар үткәрү, ял итү өчен аерым зоналар һәм автомобильләр кую өчен парковкасы да бар. Биредә һәркем үзенең күңеленә хуш килгән урынны таба ала. Резина өслекле воркаут һәм баскетбол, волейбол, мини-футбол уйнау өчен универсаль спорт мәйданчыкларын яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә үз итәчәк. Балалар мәйданчыгы үзе бер әкияти дөнья: ул заманча корылмалар белән җиһазландырылган.
Чарада район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров та катнашып, кабаклылыларның шатлыгын уртаклашты. Район мәдәният сарае артистлары җыелучыларга җыр-биюләрен бүләк итте.
Бәйрәм чаралары барлык саклык таләпләрен үтәп, район үзәгендә дәвам итте. “Ак күл” ял һәм мәдәният паркына килүчеләрне волонтерлар каршы алды: куллар антисептик белән эшкәртелде, перчаткалар һәм битлекләр таратылды.
Бәйрәм күренеше капкадан керү белән башланып китте: кунакларны Башкорт тарихы елы, Сәламәтлек һәм озын гомерлелек елы, Фән һәм технологияләр елына багышланган интерактив мәйданчыклар каршы алды. Район китапханәсе, Пионерлар һәм укучылар йорты һәм районның алдынгы мәктәпләре үзләренең казанышлары белән таныштырды. Ә сәхнәдә районыбызда дус һәм тату яшәүче урыс, татар, башкорт, чуваш, мордва һәм башка халыкларның җыр-биюләре бер-берсен алыштырып торды һәм төрле чәчәкләрдән торган күркәм гөлләмәне хәтерләтте.
Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров чарага килүчеләрне бәйрәм белән генә котлап калмыйча, бихисап райондашларыбызга бүләкләр дә тапшырды.
Сугыш чорының барлык авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән һәм илебезне тергезүдә катнашкан буын вәкиләренә “Сугыш балалары” таныклыгы тапшыру иң дулкынландыргыч мәлләрнең берсе булгандыр. Шулай ук районыбызда дистә еллар дәвамында кулга-кул тотынышып яшәгән һәм яшьләргә үрнәк булып торган күркәм гаилә парларын котлау да күркәм йолага әверелде. Бу көнне төрле авыллада яшәүче хөрмәтле гаиләләргә Республика Башлыгының котлау открыткалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Ана даны” медале белән бүләкләнүчеләр дә бихисап булды. Аларның һәрберсе биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләү белән беррәттән, хезмәт бурычларын да лаеклы башкаралар, авыл һәм район тормышында да актив катнашалар. Шулай ук мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр дә Әлфир Фәрхәт улы кулыннан чәчәк бәйләмнәре һәм төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары алды.
Район Мәдәният сарае һәм авыл мәдәният йортларының үзешчән сәнгать артистлары катнашлыгындагы концерт программасы бәйрәм кәефе бүләк итте. Республика көненә багышланган чара күпмилләтле район халкының дус һәм бердәм булуын, бер җептәге төрле төстәге сәйләннәрдәй бергә яшәвен, лаеклы эшли дә, матур итеп ял да итә белүен күрсәтте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Бер җептәге төрле төсле сәйләннәрдәй...
Бер җептәге төрле төсле сәйләннәрдәй...
Бер җептәге төрле төсле сәйләннәрдәй...
Бер җептәге төрле төсле сәйләннәрдәй...
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: