-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 октябрь 2021, 19:03

Туймазы театры үзенең XXXнчы иҗат мизгелен ачты

7 октябрьдә Туймазы татар дәүләт драма театры үзенең XXXнчы иҗат мизгелен ачты.

Туймазы театры үзенең XXXнчы иҗат мизгелен ачты
Туймазы театры үзенең XXXнчы иҗат мизгелен ачты

Бәйрәм узган мизгелгә нәтиҗә ясап, аеруча зур уңышларга ирешкән артистларны котлаудан башланып китте. «Ел актрисасы» номинациясендә җиңүче Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Латыйпова һәм шундый ук бүләк иясе Башкортстанның атказанган артисты Данил Нурыйханов игълан ителде.

«Актер дуэты» номинациясенә “Тау астында тал елый” спектаклендә тудырган кабатланмас образлары өчен Башкортстанның халык артисткасы Маргарита Сидорова һәм Алсу Вәлиева лаек булды. Шул ук спектакльдә Бөек Ватан сугышы чоры балаларын башкаручы Динислам Мөхәммәтдинов һәм Зарина Гыймадиевага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яшь актер Илсур Миңнегалин «Өмет» номинациясенә лаек булды.

Туймазы районы хакимиятенең Мактау грамотасы актриса Лира Сөләймановага тапшырылды. Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән декорация әзерләү һәм кору җитәкчесе Илгизәр Мөхәммәтдинов һәм рәссам-декоратор Айгөл Ларионова бүләкләнде.
Бәйрәм көнендә Нәҗип Асанбаев пьесасы буенча «Су юлы» комедиясенең премьерасы узды. Әлеге премьера авторның тууына 100 ел тулуга багышлап, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Минем кече Ватаным” иҗади проекты нигезендә сәхнәләштерелде.

Спектакльне тамашачы көчле алкышларга күмде. Күпсанлы тамашачылар арасында хөрмәтле кунагыбыз, авторның кызы Әлфия Николаевна Солтанова да бар иде.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: