Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 октябрь 2021, 21:15

Филүс Каһировта - мәртәбәле исем!

Якташыбыз, кабатланмас моң иясе Филүс Каһиров "Башкортстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды.

Бүләкне бүген тантаналы җыелышта республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

"Башкортстанның атказанган артисты" исеменә лаек булдым бүген! Әлбәттә, бу көн минем тормышымда истәлекле вакыйга булып калачак. Олы рәхмәтләремне әти-әниемә, укытучыларыма, якташларыма, гаиләмә, Башкортстан республикасы җитәкчелегенә, аеруча республика Башлыгы Радий Хәбировка һәм, әлбәттә, барлык тамашачыларыма җиткерәм.

Форсаттан файдаланып, туган ягым Башкортстанны Республика көне белән тәбрик итәм!" - дип язган үзенең социаль битендә җырчы.

Котлыйбыз! Ул бу исемгә күптән лаек!

Филүс Каһировта - мәртәбәле исем!
Автор:Резеда Галикәева