Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
12 октябрь 2021, 16:01

"Шешәгә үрелә, кул күтәрә"

Эльмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов аерылышканнар.

"Шешәгә үрелә, кул күтәрә"

Яшь җырчылар Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов гаиләсе эстрадада иң матур парларларның берсе иде. Әмма бу пар да таркалган.
“Дуслар, күңелемдә нәрсә булганын белсәгез. Башка түзә алмыйм... Сабырлыкның да чиге бар... Без Руслан белән аерылдык... Зинһар, сорамагыз ни булды дип... 10 ел балалар дип түздем... Башка түзә алмыйм! Бәхет кенә телим. Бәлки язарга да кирәк түгелдер... Бик ардым сораулардан...” - дип язган Илмира үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Илмираның сторизларында Русланның шешәгә үрелүе еш күренә. Моннан тыш, ул Илмирага кул да күтәрә икән. Яшь җырчының тәнендә эзләр дә бар. "Ул миңа 10 ел буе яный. Әгәр минем белән берәр хәл булса, барысы да белеп торсын", - дип язган Илмира.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова