-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 октябрь 2021, 13:30

Келәмнәрдән күзләр чагыла

Башкортстан Милли музеенда «Келәмнәрнең үзенчәлекле бизәкләре» күргәзмәсе ачылды.

Келәмнәрдән күзләр чагыла
Келәмнәрдән күзләр чагыла
Башкортстан Милли музеенда «Келәмнәрнең үзенчәлекле бизәкләре» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачу тантанасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев һәм «БлагоДать» хәйрия фонды президенты Лариса Назарова катнаштылар. «Республика халыкларының традицияләрен, мәдәниятен һәм тарихын саклау - өстенлекле бурычларыбызның берсе. Без системалы эш алып барабыз – "Матди булмаган мәдәни мирас турында" закон кабул иттек, матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестрын формалаштырдык һәм алып барабыз. Шулай итеп, гореф-гадәтләребезне тергезү һәм саклап калу буенча барлык чараларны күрәбез. Бүген ачылган күргәзмә, һичшиксез, республика мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булачак», — дип билгеләп үтте Ранис Алтынбаев.
Кунаклар өчен экскурсия үткәрелде, туку станогында келәм ясау процессы күрсәтелде, шулай ук республика осталарының эшләре турында сөйләделәр.
Күргәзмәдә Башкортстан Республикасы Милли музее коллекциясеннән келәм сәнгатенең классик әсәрләре күрсәтелә. «Текстиль» фондында бүген 100дән артык палас саклана. Коллекциянең күп өлеше Миякә, Әлшәй, Стәрлебаш, Баймак, Белорет, Илеш, Чакмагыш һәм башка районнардан җыелган.
«Агыйдел» предприятиесе, «Ефәк юлы» Бөре туку үзәге, «Билбау» иҗат берләшмәсе (Уфа шәһәре), Әлшәй, Дәүләкән, Гафури, Уфа, Туймазы районнары осталары эшләрендә туку осталыгының заманча чагылышы күрсәтелгән.
Башкортстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күргәзмә кысаларында балалар өчен музей-белем бирү интерактив программасы һәм такталарда сувенирлар һәм кечкенә келәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.
Күргәзмә 2021 елның 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: