+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 октябрь 2021, 12:40

Салават Юлаев һәйкәле ремонтланачакмы?

Башкортстан хакимияте җәмәгатьчелек белән Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү турында фикер алышты.

Салават Юлаев һәйкәле ремонтланачакмы?
Салават Юлаев һәйкәле ремонтланачакмы?

Активистларны монументның башлангыч кыяфәте сакланып калу борчыды. Шулай ук аңа, чыннан да, ремонт кирәкме, дигән шикләр дә яңгырады.

Очрашуны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов үткәрде. Ул ассызыклаганча, бу эшне республика Башлыгы Радий Хәбиров башлап җибәрде, җәмәгатьчелек белән очрашырга һәм әлеге мөһим мәсьәлә тирәсендәге барлык мифларны таратырга кушты: милли геройның һәйкәле - республиканың милли байлыгы, илнең иң заманча скульптуралары исемлегенә керә.
2019 елда Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча фәнни-производство үзәге белгечләре аны карап, күпсанлы дефектлар ачыклады. Шуннан соң коррозия 10 процентка арткан, постамент 7 сантиметрга утырган, эретеп ябыштыру җөйләре тагын да начаррак хәлгә килгән. Монда фонтан-су чыгару системасы да өлешчә гаепле, дип билгели экспертлар. Ярыклар шулкадәр киң ки, аларда кошлар оя кора башлаган. Иң мөһим ремонт эшләренең берсе - курган грунтларын ныгыту.
Һәйкәл эчендә дә проблемалар барлыкка килгән, аны урнаштырганнан соң ярты гасырдан артык вакыт узган. Әгәр тышкы яктан скульптура һава шартлары аркасында тутыкса, аның аскы өлешендә конденсат хасил була, бу шулай ук материалны җимерә. 60нчы елларда яңа һәм өйрәнелмәгән материал - чуеннан коелган ул, - диде очрашуда Мәскәүдән онлайн катнашучы Русиянең танылган скульпторы Салават Щербаков.
Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Азамат Галин җәмәгатьчелек ягыннан аңлашылмаучанлык берничә сәбәп буенча килеп чыгарга мөмкин, дип аңлатты.
"Барыннан да элек, бу - мәгълүмат җитмәү. Һәйкәл җимерелүнең фоторәсемнәрен һәм видеосын шунда ук бастырып чыгарырга һәм кешеләргә күрсәтергә кирәк булгандыр, мөгаен. Ремонт бәясен дә әле 100 миллион сум, әле 600 миллион сум дип атала. Ярыклар табигый да булырга мөмкин, дигән фикерләр дә бар иде, чөнки һәйкәлне фрагментлардан җыйганнар. Халыкка проблеманы дөрес итеп аңлатырга кирәк иде", - дип шәрехләде Галин.
Вице-премьер Азат Бадранов һәйкәлне реставрацияләү мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет төзеләчәк, ул мәгълүмат һәм документлардан файдалану мөмкинлеге алачак, дип җавап бирде. Аны оештыру Бөтендөнья башкорт корылтае комитетына йөкләнгән.
"Без һәйкәлнең торышы канәгатьләнерлек булмавына, 60нчы еллар технологияләрен алмаштыру таләп ителүенә инандык. Бу мәсьәләне сәясиләштерүнең мәгънәсе юк. Иң куркынычы шунда: җәмгыять белән хакимият килешүгә ирешмәсә, һәйкәлнең Агыйдел елгасына килеп төшүе ихтимал. Безнең бурыч - һәйкәлне гасырларга саклап калу. Ул 54 ел торды, начар хәлгә килде, ремонттан соң тагын 100-150 ел торачак», — диде вице-премьер.
Эшне 2022 елның май-июнь айларында башлау планлаштырыла. График һәм техник шартларны үтәгәндә реставрация һәм ремонтны тугыз ай эчендә тәмамларга мөмкин.

Монументның тышкы кыяфәте үзгәрмәсен өчен, һәйкәлне алганчы, аны 3D-төшерү эшләре башкарылачак. Скульптураның өслегенең төсе инде сайланган.

Элек хәбәр ителгәнчә, һәйкәлне алып китү түгел, ә шул ук мәйданчыкта реставрацияләү турында карар кабул ителгән.

Фото: Ильшат Казакулов


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: