+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 октябрь 2021, 15:10

"Мирас" сезне көтә!

21 октябрьдә шәһәр Мәдәният сараенда «Мирас» җыр һәм бию ансамбле 30нчы юбилей сезонын ача.

"Мирас" сезне көтә!
"Мирас" сезне көтә!


Ансамбльнең юбилей сезоны премьералар белән ачыла.

Моның өчен Русиянең әйдәп баручы балетмейстерларының берсе, танылган урыс биюләрен куючы Алексей Шишкин махсус чакырылган. Аның ярдәмендә «Русские узоры» вокаль-хореографик композициясе «Утушка луговая» халык җырына куелган.

Ансамбльнең хор составы һәм оркестры шулай ук премьера номерлары әзерләгәннәр. Премьера концерт программасында коллективның халык яратып өлгергән номерлары да булачак.

Юбилей сезонында "Мирас» үз алдына гаять зур максатлар куя: яңа куелышлар, актив гастроль эшчәнлеге, шәһәребезнең рәсми чараларында катнашу, иске биюләрне тергезү.

Фото: rcntrb.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: