+19 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 октябрь 2021, 11:15

Уфага Туймазы театры килә

Уфада Туймазы татар драма театры Нәҗип Асанбаев пьесасы буенча куелган «Су юлы» спектаклен тәкъдим итә. Спектакль 25 октябрьдә 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә Уфа «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә узачак.

Уфага Туймазы театры килә
Уфага Туймазы театры килә

Пьеса узган гасырның 70нче елларында язылган. Комедия нигезендә тирән фикер ята: чын бәхет - туган җирдә яшәү һәм эшләү, тамырларга якын булу, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итү.

Спектакльне әзерләү күренекле драматург Нәҗип Асанбаевның 100 еллыгына багышланган һәм "Бердәм Русия" партиясенең "Кече шәһәрләр театрлары" проекты кысаларында тормышка ашырылды. 7 октябрьдә Туймазыда спектакльнең премьерасында язучының кызы Әлфия Солтанова да булып китте.

Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, Уфа «Нур» татар дәүләт театрының баш режиссеры Азат Җиһаншин, композиторы — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, рәссамы — Рөстәм Баймөхәммәтов.

Фото: пресс-служба Туймазинского театра


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: