+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 октябрь 2021, 20:55

Журналистларга премияләр тапшырылды!

Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә 2021 елда иң яхшы журналист эшләре өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияне тапшыру тантанасы узды.

Журналистларга премияләр тапшырылды!
Журналистларга премияләр тапшырылды!



Быел конкурска 16 автор һәм 2 иҗат коллективы эшләре тәкъдим ителгән иде. Гадәттәгечә, алар арасында 3 журналист 100 мең сум күләмендә Башкортстан Хөкүмәте премиясенә һәм лауреат исеменә лаек булды.

Тантананы республика Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияләрне бирү комиссиясе рәисе Азат Бадранов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен талантлы журналистларның яңа исемнәре ачыла һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелә.

- Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия - ул югары бүләк, журналистның талантын һәм казанышларын тану. Премияне бирү буенча комиссиягә җиңүчеләрне билгеләү һәм республика медиасферасының иң яхшы вәкилләренең исемнәрен атау җиңел булмады.

Быелгы лауреатлар исемлегендә "Бәрәкәт" журналын гамәлгә куючы Даян Мәҗитов та бар. «Бәрәкәт» сүзе «байлык», «бәхет» дигәнне аңлата. Даян Мәҗитов әхлакый тәрбия бирү, гаиләне ныгыту, телне һәм мәдәниятне саклау, хәйрия эшчәнлеген үстерү темаларына материаллар өчен бүләкләнде.

Премия шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар турындагы программалар циклы өчен – "Башкортостан" телерадиокомпаниясенең "Тамыр" балалар-үсмерлер телеканалы мөхәррире Татьяна Никитинага, Урал аръягының социаль-икътисади һәм мәдәни тормышына багышланган репортажлар, аналитик материаллар сериясе өчен "Башкортостан" гәзитенең үз хәбәрчесе Кәримә Усмановага бирелде, - диде Азат Бадранов һәм лауреатларга Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

Даян Мәҗитов Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә милли басмаларны үстерүгә һәм саклауга игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Без гаиләдә балачактан ук төрле телләрдә күп кенә гәзит-журналлар яздырып укыдык, шуның аркасында без дөньяны белдек, республикабызның мәдәнияте һәм тарихы белән таныштык, сүз көченә гашыйк булдык. Санлаштыру чорында да сүзнең көче әһәмиятле булып кала, без социаль челтәр аша туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез, башкорт журналистларының традицион кыйммәтләрен һәм иҗатын трансляциялибез, - диде ул үз чыгышында.

"Башкортостан" телерадиокомпаниясенең "Тамыр" балалар-үсмерләр телеканалы мөхәррире Татьяна Никитина үз чыгышында бу бүләкнең тоташ бер коллектив бүләге икәнлеген ассызыклады.
- Телевизион тапшыруны тамашачылар хөкеменә чыгару бер генә кеше хезмәте түгел. Шуңа күрә дә мин барлык коллективыма рәхмәтлемен, - диде ул.

"Башкортостан" гәзитенең үз хәбәрчесе Кәримә Усманова үз чыгышында аңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге бүләкнең киләчәктә иҗади эш өчен стимул булачагын билгеләп үтте.
Тантанада шулай ук премияне бирү комиссиясе әгъзалары, лауреатлар, бүләкләнүчеләр һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Фото: Зөһрә Исламова


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: