+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 октябрь 2021, 10:35

Чәчләр чаларса да, күңелләр яшь!

Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-Холлында җыр-моң, сәнгатькә гашыйк өлкән яшьтәгеләрнең “Мин яратам сине, тормыш!” X Республика фестиваленең Гала-концерты узды. Чарада фестиваль җиңүчеләренең исемнәре аталды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чәчләр чаларса да, күңелләр яшь!
Чәчләр чаларса да, күңелләр яшь!

Мин яратам сине, тормыш” фестивале язын башлана. Хөкемдарлар, ә алар сафында нигездә халык артистлары, республикабыз буйлап зона чараларында катнашып, иң яхшы үзешчән коллективларны, җыр һәм бию осталарын сайлый, ә менә октябрь башында Уфада зур Гала-концерт оештырыла.

Ун ел эчендә фестиваль зур танылу яулады, аны көтеп алалар, катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Өлкән яшьтәге талант ияләрен берләштерүче иҗади төркемнәрнең, ансамбльләрнең күбәюе дә сөнечле күренеш.

Фестивальнең хөкемдарлары билгеләвенчә, быел сайлап алу турында - зона концертларында 2,5 меңләп пенсионер катнашкан. Тик менә аның Гала-концертын, коронавирус пандемиясе аркасында, телевизион форматка күчерү зарур дип табылды.

Гала-концерт буш залда узды, әмма аны республикабызның 50 меңнән артык тамашачысы карый алды. Иң яхшы концерт номерлары, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы БСТ телеканалының туры эфирында күрсәтелде.

Республикабызның 61 районы арасында фестивальнең иң югары бүләгенә Дүртөйле районы үзешчән артистлары лаек булды. Туган районнары данын “Илһам” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Алмаз Ибраһимов), “Бәллүр” татар фольклор төркеме (җитәкчесе Эльза Әхмәдиева) һәм биюче, Дүртөйле татар драма һәм комедия театры артисты Камил Нуриәхмәтов яклады. Аларның күмәк көче белән әзерләнгән җырлы-биюле композиция иң яхшысы, иң чагуы дип табылды.
Дүртөйле гармунчылары төркемендә барысы да 50 яшьтән узган шәхесләр, ә менә аларның җитәкчесе Алмаз Ибраһимовка әле 34 яшь кенә. Әмма зур оештыру сәләтенә ия егет үзе янына тәҗрибәле, талантлы гармунчыларны туплый алган. “Илһам” халык уен кораллары ансамбле моннан өч ел элек барлыкка килгән. Шушы чагыштырмача кыска вакыт эчендә аны Дүртөйле тамашачысы яратып өлгергән. Илһамлылар туган республикабызда гына түгел, аннан читтә дә еш чыгыш ясый, һәр чыгышлары сәнгать сөючеләр күңеленә уелып кала, көчле алкышларга күмелә. Ансамль төрле иҗади бәйгеләрдә күркәм җиңүләр яулап кына тора.

«Бәллүр” фолькор ансамбле дә сәхнәдә беренче ел түгел, Дүртөйле районында һәм шәһәрендә үткәрелүче барлык мәдәни чараларда да актив катнаша. Ансамбльнең составында нигездә авыл сәләтләре, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре. “Бәллүр”не үзешчән артист Эльза Әхмәдиева җитәкли, ансамбльнең төп эшчәнлеге халкыбызның энҗе-мәрҗәннәре булган борынгы җырларны тергезү, саклау, яшь буыннарга җиткерү.

Дүртөйленең тәҗрибәле, оста биючесе Камил Нуриәхмәтовка 62 яшь. Ул гомере буе халык биюләре белән мавыга. Олыгайдым дип тормый, әле дә баскан җиреннән ут чыгара! Яшьләр, балалар күңелендә бию сәнгатенә сөю уятыр, өйрәтер өчен дә вакыт таба.

  • Мәртәбәле фестивальнең иң югары бүләгенә ия булу илһам канатларыбызны тагын да ныгытты, дәртләнеп иҗат итәргә яңа этәргеч булды, яңадан-яңа үрләр яулаячагыбызга ышанычыбызны арттырды, - диде Дүртөйле артистлары. - Чәчләр чаларса да, күңелләребез яшь безнең!

  • Фото: “Бәллүр” һәм “Илһам” ансамбльләре архивыннан

  • Миләүшә Латыйпова



Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: