+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2021, 09:55

"Баланың әтисен дошман күрмим..."

Җырчы Гүзәл Әхмәтова гаилә хәлләре турында сөйләгән.

"Баланың әтисен дошман күрмим..."
"Баланың әтисен дошман күрмим..."
Аның кызына 4 яшь тулган икән инде.

- Аллаһка шөкер, үсәбез. Без үскәндә уенчык сорый торган идек. Хәзерге замана баласына туган көнгә телефон кирәк инде. “Әз генә үс инде. Күзеңне бетермә”, – дип аңлатабыз. Аллаһка шөкер, Амалия елап сорый торган бала түгел. Икәүләп матур-матур киемнәр алдык. Фотосессия эшләттек. Күптән кызыма багышлап җыр башкарасым килде. “Кызым” дигән яңа җыр туды – туган көненә бүләк булды. Туган көнендә әтисе дә килде, - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

– Амалия әтисе белән гел аралашып тора. Баламның әтисен дошман итеп күрмим. Без бит Рәфис белән бик тиз өйләнештек. Һәркемнең үз язмышы, үз тормышы дигәндәй. Артист кешесе белән яшәве авыр. Аны аңлыйм – мин бит ике яшьтән бирле сәхнәдә. Сәхнә эшем генә түгел, минем тормышым да. Гаилә тормышына үземне багышламадым дип тә әйтә алмыйм анысы. Гаиләне дә, сәхнәне дә бергә алып бардым.

Нигә аерылыштыгыз, дип сорасагыз, иремнең дә төгәл җавабы юк. Талашмадык та без. Язмыш шулай кушкандыр. Насыйп булмаган эш булмый, диләр бит. Амалия әтисен бик ярата. Әйбәт әти ул. Гел килә, ярдәм итеп тора. Мин аңа рәхмәтле! Кызыбыз әтисенең дә, әнисенең дә барлыгын белеп үсә. Аларның аралашуына каршы түгелмен. Кызганыч, әмма гаилә булып кала алмадык. Алдагысы әйбәт булсын.

Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Чыннан да мәхәббәтле гаиләдә яраткан бала булдым. Минем өчен бәхет - әти-әниемнең, туганнарымның, кызымның исән-сау булуы. Булганына шөкер итеп яшәргә генә кирәк, - дигән ул.

Фото: tuylar.ru  

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: