+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2021, 21:30

Барселонада башкорт мәдәнияте күрсәтелде

Барселона янындагы Матаро шәһәрендә Испаниядә яшәүче халыкларның этник мәдәнияте фестивале узды. Аның максаты - дөньяның төрле халыкларының мәдәни традицияләре белән таныштыру, милли гореф-гадәтләрне, төрле милләтләрнең этник мәдәниятен саклап калуга һәм пропагандалауга, милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итү.

Барселонада башкорт мәдәнияте күрсәтелде
Барселонада башкорт мәдәнияте күрсәтелде



Башкортстан Республикасыннан чыккан якташларыбыз да бу бәйрәмдә катнашты һәм башкорт биюе, җыр һәм музыкаль-инструменталь композиция белән уңышлы чыгыш ясады.

Башкорт традицияләрен йөртүче буларак, безнең диаспора Барселона, Севилья, Сарагосадан, даими рәвештә дөньяга милли үзенчәлекне, башкорт мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, аш-суын күрсәтте.

«Испаннар бик канәгать, аларга яңа мәдәниятләр белән танышу ошый", - ди Барселонада яшәүче Гөлгенә Гайнуллина.

Алар ире белән бер-берсенең туган телләрен өйрәнәләр, мәдәни чаралар үткәрәләр, дуслар җыялар. Гөлгенә үзе тумышы белән Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районыннан, күп еллар Испаниядә яши, якташлар ассоциациясен оештырган.

"Сәнгать теле барлык киртәләрне дә бетерә. Мин Ватаннан ерак яшәгәч, башка халыклар вәкилләренә башкортларның традицияләре турында сөйли һәм таныштыра алуым белән бәхетле. Башкорт рухы һәрвакыт минем белән», - ди ул.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: