-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2021, 12:40

"Башкорт биюләре күңелгә үтеп керә"

Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле концерты Санкт-Петербургта үтүче Башкортстан мәдәнияте көннәрен ачты.

"Башкорт биюләре күңелгә үтеп керә"
"Башкорт биюләре күңелгә үтеп керә"

Ленсовет исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә гаскәровчылар «Дөнья халыклары биюләре» программасын тәкъдим итте. Концертны Гаскәров мирасының алтын фондыннан танылган «Зарифа» ачты. Бер кичтә тамашачылар башкорт хореографиясенең зур палитрасын күрде. Тамашачыларга башкорт хореографиясе классикасы, танылган «Җиде кыз", "Табунчы җыры" һәм башка биюләр тәкъдим ителде.

«Без Санкт-Петербургта Башкортстан мәдәнияте көннәрен гаскәровчыларның искиткеч концерты ачуына шатбыз. Легендар биюләр һәм артистларның югары профессиональлеге беркемне дә битараф калдырмады. Һәр биюне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Әлбәттә, безнең башкорт биюләре аеруча күңелгә үтеп керә", - дип шәрехли Санкт-Петербург башкортлары корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова.

Инде традициягә әйләнгән башкорт биюе буенча осталык дәресен ансамбльнең әйдәп баручы солисткасы Эльвира Муллагулова үткәрде. Анда студентлар, «Аманат» бию коллективы һәм «Наза» фольклор ансамбле чакырылган иде.

Фото: kudaufa.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: