-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2021, 15:05

Каләмдәшебез, "Кызыл таң"чы юбилее уңаеннан

“Кызыл таң” гәзитенең элекке баш мөхәррире, күренекле журналист, шагыйрь, прозаик һәм драматург Расих Ханнановның тууына 90 ел тулу республикабызда киң билгеләнә.  

Каләмдәшебез, "Кызыл таң"чы юбилее уңаеннан
Каләмдәшебез, "Кызыл таң"чы юбилее уңаеннан

25 октябрьдә “Башинформ” агентлыгында бу олы талант иясенең тормышына һәм иҗатына багышланган матбугат конференциясе үткәреләчәк.

Уфаның Революцион урамындагы Расих Ханнанов 43 ел — гомеренең соңгы көннәренә кадәр яшәгән 66нчы йорт диварына мемориаль тактаташ урнаштыру тантанасы 27 октябрьдә 12 сәгатьтә үтәчәк. Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә “Башкортостан” дәүләт концерт залында (Кече залда) Расих Ханнановның хәтер һәм кадер кичәсе, шулай ук яшь рәссам Тамерлан Ханнанов эшләреннән күргәзмә оештырыла.
Кичәгә һәм күргәзмәгә керү бушлай.

Расих Ханнановның туган көнендә (28 октябрьдә) башкорт һәм татар телләрендә җыр текстлары иҗат итүче яшьләр арасында “Ак күгәрчен” дигән шигъри конкурска старт бирелә. Бу бәйгегә күренекле шагыйрьнең гомеренең ахырына таба язган соңгы җырының исеме бирелгән. Башкортстан Башлыгының Мәдәни башлангычлар фонды тарафыннан якланган бу конкурста, нинди төбәктә һәм илдә яшәвенә карамастан, башлап иҗат итүче һәр автор катнаша ала. Әсәрләр агымдагы ел ахырына кадәр кабул ителә, аларга йомгак 2022 елның 21 мартында — Бөтендөнья шигърият көнендә ясалачак. Жюри составында элекке хитлары авторлары керә, ә приз алучыларга Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институтында осталык дәресендә булу мөмкинлеге бирелә, конкурста җиңүче шигыренә язылган җырны эстрада йолдызларының берсе башкаруы көтелә.

Расих Ханнановның балалар өчен шигырьләр циклыннан Тиктормас дигән кыз тагын бер проектның исеменә әверелде. “Башкортостан” киностудиясе профессионалары ярдәмендә анимация буенча иҗат остаханәсе экспресс-өйрәтү оештырырга җыена, иҗат студияләре һәм инвалид балалар төркеменнән башкорт телендә “Халык” мультсериалы иҗат итү күздә тотыла.

Фото: ruj.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: