+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2021, 11:45

Ләйсән өчен тавыш бирегез!

Ләйсән өчен тавыш бирегез!Ләйсән өчен тавыш бирегез!
Ләйсән өчен тавыш бирегез!

Бүген 19 сәгатькә кадәр туры эфирда Идел буеның иң яхшы урам рәссамын сайлыйбыз!

Башкортстанны "Киләчәк - йөрәккә" дип аталган эш белән яшь дизайнер Ләйсән Билалова яклаячак. Граффити Нефтекама шәһәрендәге торак йортларның берсендә урнашкан.

"ФормART" урам сәнгате фестивале икенче ел рәттән Идел буе федераль округында уза.

Үз шәһәрен уникаль граффити белән бизәү хокукы өчен быел Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгендә 160 стрит-арт рәссам көрәште.

Безнең республикадан катнашучының эшен онлайн-трансляция режимында хупларга мөмкин:

[url=https://www.youtube.com/watch?v=ALWEal8JCkc]https://www.youtube.com/watch?v=ALWEal8JCkc[/url]

Якташыбыз өчен тавыш бирик, дуслар!!!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас