-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2021, 17:36

Лев Лещенко үлем хәлендә, диләр...

Күренекле җырчы коронавирус белән җитди авырый, диләр.

Кичәдән башлап Интернетның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә Лев Лещенконың коронавирус белән авруы турында язмалар килеп чыкты. Бу хакта берничә шәхси чыганак та язды.

Бүген бу хәлгә рәсми чыганаклар ачыклык кертте. Җырчының туганнары белдерүенчә, Лещенко бернәрсә белән дә авырмый, үзен яхшы хис итә.

Алар бу имеш-мимешләрне җырчының күптән түгел шәхси дәваханәгә баруы белән бәйле булырга мөмкин, ди. Анда ул медицина тикшеренүләре генә узган һәм аның сәламәтлегендә кайбер тайпылышлар табылган.

Әлеге вакытта җырчы алдагы чыгышларына әзерләнә икән.

Фото: www.rbc.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: