+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 октябрь 2021, 09:10

"Мәңгелек иленә киткәннән соң тамашачысы икеләтә артты..."

Хәния Фәрхинең бакыйлыкка күчүенә дә дүрт елдан артык гомер узды.

"Мәңгелек иленә киткәннән соң тамашачысы икеләтә артты..."
"Мәңгелек иленә киткәннән соң тамашачысы икеләтә артты..."
Ләкин аның җырын тыңламаган бер генә көн  дә юк. Әле аның сеңлесе Фирүзә апасының истәлегенә музей булдыру эшләре белән мәшгуль. Бу хакта ул инстаграмда үзе хәбәр итте.
 
«Ходайның рәхмәте, җитәкчеләр рөхсәте, тамашачының бетмәс-текәнмәс сораулары буенча, туган төбәгебездә (Тәтешле районы) Кояшым — Хәния Фәрхигә музей ачу нияте белән янып-көеп, очып йөрим. Аллага шөкер, музей буласы бина районыбызның нәкъ уртасында тирә-якка балкып тора. Бу — Балалар иҗат үзәге. Безгә моннан бик матур, иркен, якты бүлмә бирелде.

Монда, әлбәттә, Кояшымның үзенә генә хас берсеннән-берсе матур, зәвыклы сәхнә күлмәкләре, туфли һәм итекләре, берникадәр шәхси әйберләре урын алачак. Бихисап күп аудио-видео кассеталар, күп еллар иҗат юлында куйган хезмәте өчен дипломнары, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары бер як диварны биләп торачак. Үзе исән вакытта ук эшләгән картиналары, банерлар да биредә урын табачак. Тиздән "Нәсел агачы”быз да төзелеп бетә. Шулай ук газиз кешемнең үз куллары белән язган җыр текстлары, программалар һәм бихисап күп фоторәсемнәр… Зәңгәр экраннарда төрле еллардагы тамаша-концертлары яңгыраячак…

Ул мәңгелек иленә киткәннән соң, Кояшымның тамашачысы икеләтә артты, дияр идем. Аны сагыналар, җырларын җырлыйлар, тыңлыйлар, догадан калдырмыйлар. Димәк, якыныбызның рухы яктырганнан-яктыра бара. «Хәния» исеме киләчәк буыннарга да зур хәрефләр белән барып ирешер, тарихта уелып калыр, инша Аллаһ. Җырлары мәңге яшәр. Аны сез — тугры тамашачысы, якташлары, без — якыннары яшәтербез.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, ерак калган елларда, юлларда, сез - тамашачысына Хәниягез, бәлки, берәр гади генә бүләк биргән булса, сез аны музейга тапшыра аласыз. Чөнки аны хәтерләткән, аның йөрәк җылысы калган һәр истәлек биредә — музейда сакланса, дөресрәк була, минемчә», — дип язган җырчының сеңлесе инстаграм битендә.

Фото:  tatar today.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: