+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 октябрь 2021, 10:45

Салават Юлаевка һәйкәл реставрацияләнәчәк

Уфада Салават Юлаевка һәйкәлне тикшергәннән соң, бик күп дефектлар ачыкланган. Реставрация барышында аларның барысы да бетереләчәк. Моннан тыш, монументка әүвәлге соры төс кайтарылачак. «Башинформ» агентлыгы һәйкәлне тергезү турында тулырак мәгълүмат бирә.

Вадим Брайдов / Коммерсантъ
Фото:Вадим Брайдов / Коммерсантъ

Архитектура-реставрация бюросы җитәкчесе Наилә Майорова сөйләвенчә, 2020 елда һәйкәл "утыра" башлый, 7 сантиметр алга авыша, шуның нәтиҗәсендә атның алгы сул аягына йөкләнеш арта.

Моннан тыш, сугыштан соңгы елларда чуеннан ясалган скульптура бик нык тутыккан, ә эретеп ябыштыру җөйләре үз функциясен югалткан.

Майорова,реставрация эшләре урында ук башкарылачак, ә аларны Иҗтимагый совет контрольдә тотачак, дип ассызыклый. Аңа архитектор-реставраторлар, инженер-конструкторлар, юристлар һәм идарә белгечләре кертелгән.

Һәйкәлне тергезү 2022 елның маенда башланачак һәм тугыз ай дәвам итәчәк. Һәйкәлне һәм аның яны территориясен 2024 елда билгеләнәчәк Уфа юбилеена тулысынча тәмамларга планлаштыралар.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: