-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 октябрь 2021, 13:30

Җыр һәм бию яратучыларны шәп концерт көтә!

Уфада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольләре уза.

Җыр һәм бию яратучыларны шәп концерт көтә!
Җыр һәм бию яратучыларны шәп концерт көтә!

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең гастрольләрен Уфа шәһәрендә тәкдим итә.

Концерт программасында – ХХ гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» музыкаль-хореографик спектакле. Шулай ук төрле вокаль-хореографик композицияләр, ансамбльнең «алтын фонды»ннан татар халык җырлары һәм попуррилар.

Концерт 24 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Уфа шәһәр Мәдәният сараеның концерт залында узачак.

Фото: vk.com/tatans

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: