+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 октябрь 2021, 19:40

"Ак күгәрчен" җырчы-шагыйрьләрне көтә!

«Башинформ» конференц-залында шагыйрь, язучы һәм журналист, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, популяр җырлар авторы, хезмәттәшебез, "Кызыл таң"ның элекке баш мөхәррире Расих Ханнановның тууына 90 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе узды.

"Ак күгәрчен" җырчы-шагыйрьләрне көтә!
"Ак күгәрчен" җырчы-шагыйрьләрне көтә!

Матбугат конференциясендә Расих Ханнановның иҗади мирасын кулланып гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сүз барды. Алар хакында журналистларга Башкортстанның халык артисты, композитор, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Вәсил Ханнанов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, "Ак күгәрчен" шигъри конкурсын үткәрү буенча проект җитәкчесе Гөлчәчәк Ханнанова сөйләделәр.

- Конкурс юкка гына "Ак күгәрчен" дип аталмый. Бу - Расих Ханнановның вафаты алдыннан иҗат иткән соңгы җыры. Аны әле профессиональ җырчылар башкармады. Бу җырның премьерасы аның Хәтер кичәсендә яңгырар дип көтәбез, - диде Рим Хәсәнов һәм ул үзе "Ак күгәрчен" һәм "Торналар киткән чакта" җырын башкарды.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев "Ак күгәрчен" шигъри конкурсы нигезләмәсе белән таныштырды. Журналистлар ярдәме белән бу бәйге турында күбрәк каләм тибрәтүче белсен иде, диде ул.

- Конкурс Расих Ханнановның 90 еллыгына багышлана һәм 28 октябрьдән старт алачак. Эшләр 2021 елның ахырына кадәр кабул ителәчәк. 1 гыйнварьдән март аена кадәр жюри эше була. 21 март - Бөтендөнья шигърият көнендә шагыйрьнең туган ягында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Конкурска башкорт һәм татар телендә язылган шигырьләр кабул ителә. Бу шигырь текстына көй язылачак һәм ул җыр профессиональ сәхнәгә чыгарылачак. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала, - диде Нурлан Ганиев.

Расих Ханнановның кызы Гөлчәчәк әтисе истәлеге итеп саклаган фото, кулдан язылган җырлар китабын, язу машинкасында басылган шигырьләрен дә матбугат конференциясендә катнашучыларга күрсәтте.

27 октябрьдә Расих Ханнанов яшәгән йорт диварына тактаташ урнаштырылуы көтелә, шул ук көнне кич Дәүләт концерт залында шагыйрьнең истәлегенә багышланган кичә узачак. Шулай ук, бу кичәдә "Бүтән дөнья" дип аталган китабының иллюстраторы Тамерлан Ханнановның күргәзмәсе дә эшләячәк.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: