+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 октябрь 2021, 22:30

"Бүтән дөнья" нинди ул?

Бүген Уфаның "Башкортстан" Дәүләт концерт залында "Бүтән дөнья" дип аталган Хәтер кичәсе узды.

"Бүтән дөнья" нинди ул?
"Бүтән дөнья" нинди ул?

Бу чара шагыйрь, язучы һәм журналист, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, популяр җырлар авторы, "Кызыл таң"ның элекке баш мөхәррире Расих Ханнановның тууына 90 ел тулуга багышланды.

Шагыйрьнең "Бүтән дөнья" дип аталган соңгы китабына аваздаш исемләнгән чарага аның туганнары, элекке хезмәттәшләре, Кырмыскалы районы вәкилләре, мәртәбәле кунаклар чакырылган иде.

Чарада мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Кырмыскалы районы башлыгы Альфир Сабиров, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, Уфа шәһәрендә Кырмыскалы районының якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәнил Кодакаев, Башкортстанның Журналистика ветераннары советы рәисе, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов та катнаштылар. Видеоязма аша Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов Расих Ханннанов белән булган хатирәләре белән бүлеште, музыкаль күчтәнәч белән дә уртаклашты.

Кичәдә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, шигырьләре укылды. Шулай ук, күптән көтелгән премьера - "Ак күгәрчен" җыры зур сәхнәдән яңгырады. Аны бу җырның көе авторы, композитор, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов үзе башкарды.

Җырлы-моңлы һәм шигырьле чара көзге салкын кичтә күңелләрне сагышка да, моңга да тутырды.

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: