+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 октябрь 2021, 16:05

"Ул зур йөрәкле кеше иде..."

Бүген шагыйрь, язучы һәм журналист, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, популяр җырлар авторы, хезмәттәшебез, "Кызыл таң"ның элекке баш мөхәррире Расих Ханнанов яшәгән йортта тактаташ ачылды. Бу тантанада шагыйрьнең туганнары, хезмәттәшләре, журналистлар катнашты.

"Ул зур йөрәкле кеше иде..."
"Ул зур йөрәкле кеше иде..."

Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев үз чыгышында болай диде: "Бүген Башкортстаныбызда тарихи вакыйга - журналист, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, популяр җырлар авторы Расих Ханнановка үзе яшәгән йорт диварында тактаташ ачыла. Расих Ханнанов үз иленең чын патриоты булды. Аның шигырьләренә күп җырлар язылды. Алар радио һәм телевидениедә даими яңгырап тора. Расих абый зур йөрәкле кеше булды. Ул безнең йөрәкләрдә дә мәңгегә сакланыр".

"Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов "Кызыл таң"чылардан сәлам җиткерде.
- Безнең гәзитне Расих Ханнановсыз берничек тә күз алдына китереп булмый. Ул - шушы басмага 33 ел гомерен багышлаган шәхес. Расих Ханнанов "Кызыл таң" гәзитендә хәбәрчедән алып, баш мөхәрриргә кадәр хезмәт юлын үткән. "Кызыл таң" гәзитендә эшләгән чагында аны Партия өлкә комитетына чакыралар һәм аны Монголиягә "Правда" гәзитенең үз хәбәрчесе итеп җибәрергә теләүләрен җиткерәләр. Ниндидер сәбәпләр аркасында ул анда китми калса да, шушы мисалда гына да Расих Ханнановның нинди югары дәрәҗәдәге журналист булуын ассызыклап була.
Бүгенге көндә "Кызыл таң" гәзитенең басма рәвештә чыгып килүендә дә Расих абыйның зур өлеше бар. Партия чорында бервакыт төбәкләрдә, автономияле өлкәләрдә аерым чыккан гәзитләрне ябып, аларны урыс телендә чыккан гәзитләрнең дубляжы итәргә омтылу була. Расих Ханнанов һәм аның каләмдәшләре "Кызыл таң" һәм "Башкортостан" гәзитләрен аерым басма итеп саклап калыр өчен күп көч, тырышлык сала. Бу инде аның милли матбугатны, журналистиканы саклап калуына керткән зур өлеше булып тора. "Кызыл таң" гәзите һәм "Кызыл таң"чылар булганда Расих Ханнановның исеме бервакытта да юкка чыкмас, ул безнең күңелләрдә һәрвакыт яшәр, - диде "Кызыл таң" гәзите баш мөхәррире.

Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Лилия Нургалиева, Кырмыскалы районы хакимиятенең эшләре идарәчесе Фәргать Котлыбаев, Уфа шәһәрендә Кырмыскалы районының якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәнил Кодакаев, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, Расих Ханнановның туганнары катнашкан чараны Башкортстанның Журналистика ветераннары советы рәисе, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов алып барды.

Тактаташны ачканнан соң Расих Ханнановның кызы Гөлчәчәк Ханнанова җырчы-шагыйрьләрнең "Ак күгәрчен" конкурсы үтәчәген искә төшерде һәм шушы фәлсәфи шигырьнең язылу тарихын сөйләде. Чара ахырында Расих Ханнановның кызлары Гөлчәчәк һәм Резида һавага ак күгәрчен очырды.

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: