-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 октябрь 2021, 19:34

Зур этнографик диктантны бергә языйк!

Русиядә "Халыклар күп – ил бер!" лозунгы астында алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак. Акция 3-7 ноябрьдә www.miretno.ru сайтында онлайн-форматта уздырыла һәм, гадәттәгечә, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышлана.

Зур этнографик диктантны бергә языйк!
Зур этнографик диктантны бергә языйк!

Диктант халыкның этнографик белеме дәрәҗәсен, Русиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Чарада һәркем - Русия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Диктантның эш телләре - урыс, инглиз, испан.

Биремнәр 3 ноябрьдә 0.01 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) Зур этнографик диктантның рәсми сайтында (https://miretno.ru/) бастырылачак. Диктантны үтәү вакыты - 45 минут.

Диктант узганнан соң һәр катнашучы җаваплар анализы белән шәхси нәтиҗә алачак.

- Башкортстан 160тан артык милләтнең үзенчәлекле мәдәнияте белән дан тота, күп гасырлар бергә тату яши. Соңгы ун елда халыкта үз тамырлары белән кызыксыну артты, бу безнең төбәк территориясендә яшәүче барлык халыклар вәкилләренә кагыла. Һәм "Зур этнографик диктант" акциясе - ул киләчәк буын өчен рухи кыйммәтләрне һәм мәдәни мирасны саклап калырга ярдәм итәчәк инструментларның берсе, - диде республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: