-10 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 ноябрь 2021, 16:05

"Ул үз иленең патриоты булды"

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклаша.

"Ул үз иленең патриоты булды"
"Ул үз иленең патриоты булды"

- Ногман Сөләйман улы искиткеч кеше, үз эшенең чын профессионалы һәм республиканың мәдәни үсешенә зур өлеш керткән туган як патриоты булды. Ногман Сөләйман улы үз әсәрләрендә, табигатьнең көчле сакчысы буларак, бу байлыкны саклап калу һәм оста куллану өчен чыгыш ясады. Ул беренчеләрдән булып экологик проблемаларны күтәрә башлады һәм гомер буе моңа тугры калды. Аның әсәрләрен укучыларны һәрвакыт эпик киңлекләре җәлеп итә, бу «Мәңгелек урман» роман-эпопеясына аеруча хас. Хәзерге башкорт әдәбиятының күренекле прозаик язучысы, намуслы һәм принципиаль кеше Ногман Сөләйман улының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

Фрто: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в