+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 ноябрь 2021, 16:00

Ничек виртуаль ял итәргә?

Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге локдаун чорында нәрсә белән шөгыльләнеп булганлыгы турында берничә киңәш әзерләгән.

Ничек виртуаль ял итәргә?
Ничек виртуаль ял итәргә?

Беренчедән, мәдәният учреждениеләре үз эшләрен туктатмады. Бары тик спектакль яисә концерт, күргәзмә карарга теләге булучыдан документ - вакциналану турында сертификат, яки соңгы 6 ай эчендә кичерелгән ковид турында белешмә таләп ителәчәк.

30дан артык кеше катнашкан киңкүләм чаралар тыела. Ә пландагы концертлар һәм спектакльләр гамәлдән чыгарылмый, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәдәният министрлыгында.

Күпкә күбрәк мөмкинлекләрне Интернет бирә. Шулай итеп, өйдән чыкмыйча кино, концертлар, күргәзмәләр карарга, сайттагы виртуаль викториналарда һәм конкурсларда катнашырга мөмкин https://www.culture.ru/.

Онлайн-белем биру мөмкинлеген Башкортстан мәдәният учреждениеләре дә бирә. Менә шуларның кайберләре генә: https://bashgf.ru/category/novosti/onlajn-transljacii/ - Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе виртуаль концерт залы; https://www.youtube.com/watch?v=BBxxSo6Do8c - "Башкортстан" Дәүләт концерт залы концертлары; http://kinorb.ru/category/proekty/ "Башкортостан" киностудиясе фильмнары һәм проектлары; https://museum-nesterov.ru/ -Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музееның виртуаль заллары; https://rmbs-ufa.ru/ru/nashi-proekty - Республика Хәрби дан музееның виртуаль турлары; https://www.museumrb.ru/live/ - Башкортстан Милли музее буенча виртуаль тур; https://vk.com/video/@teatrsalavat - Салават дәүләт башкорт драма театры спектакльләре; https://vk.com/video/@ufarusdrama -Урыс академия драма театры спектакльләре; https://www.youtube.com/playlist?list=PLmEdKivutiMi9cCtjssOiSk1UDY1aDvoK -Сибай дәүләт башкорт драма театры спектакле; https://www.youtube.com/playlist?list=PLtlXJJ1pQ4yc5wI-GEPyBynPSmKnGXP4G - Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле концертлары.

Шулай ук мәгарифтә:
«Ачык белем бирү» - Русия университетларында өйрәнелә торган база фәннәре буенча онлайн-курслар тәкъдим итүче платформа. Лекцияләрне илнең әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары укый. «Ачык белем бирү"нең барлык лекцияләре бушлай. Лекцияләр TED - Америка шәхси коммерцияле булмаган фонды. Оригиналь лекцияләр инглиз телендә уза, әмма урысчага тәрҗемә ителгән, яки субтитрлар белән язылган язмалар бушлай һәм ачык була.

Duolingo яки Memrise - чит телләрне өйрәнү өчен бушлай кушымталар. Алар ярдәмендә лексиканы гына түгел, грамматиканы да үзләштерергә була. Укыту өчен «Башкортстан Республикасы Электрон мәгарифе» порталы һәм төрле дисциплиналар буенча мультимедиа курслары зур мөмкинлек бирә.
Теркәлергә, курс сайларга һәм укый башлау өчен порталга сылтама: https://edu.bashkortostan.ru.

Электрон һәм аудиокитапларның зур исемлеге Башкортстанның Милли китапханәсе сайтында урнаштырылган. Алар түбәндәге адрес буенча: http://www.bashnl.ru

Яңа статистика күрсәткәнчә, уртача кулланучы социаль челтәрләрдә көнгә 2 сәгать 22 минут үткәрә, һәм бу күрсәткеч елдан-ел арта бара. Бирелгән киңәшләр - ял итәр өчен яхшы вариантлар.

Фото: https://www.hotelmetropolesuisse.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: