+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 ноябрь 2021, 10:30

Уфада Яңа ел чыршылары куела башлады

Уфада Яңа елны бәйрәм итүгә һәм шәһәрне бәйрәмчә бизәүгә әзерлек башланды.

Уфада Яңа ел чыршылары куела башлады
Уфада Яңа ел чыршылары куела башлады
Уфа шәһәре хакимияте матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Салават Юлаев мәйданында, традицион мәйданчыкларның берсендә бәйрәмнең төп символы булган пиксель чыршысына нигез әзерләнгән һәм монтажлана.
Конструкцияне болай иртә монтажлау аны җыю эшләренең озак булуына бәйле. Чыршының биеклеге 32 метр тәшкил итәчәк. Белгечләр сүзләренә караганда, мондый конструкцияне җыюга 10нан 14 көнгә кадәр вакыт китә, дип билгелиләр мэриядә.
«Хәзерге вакытта чыршының аскы өлешен җыю эшләре бара. Эшкә 10 хезмәткәр һәм автокран җәлеп ителгән. Уфаның барлык бәйрәм мәйданчыклары ноябрь урталарына расланачак», - дип хәбәр итәләр хакимияттә.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: