+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 ноябрь 2021, 07:45

Гөлназ Асаева андый түгел!

Ул, калган артистлар кебек, акча артыннан чапмый.

Гөлназ Асаева андый түгел!
Гөлназ Асаева андый түгел!

Әйе, күп артистлар, җырчылар бүген пошаманда. Концертлар куелмый: пандемия! Ә Гөлназ Асаева башка мөһимрәк кыйммәтләр өчен борчыла икән. «Аллам сакласын, минем концертта берәрсе чир эләктереп кайтса… Ходай күрсәтмәсен», — ди ул.

«Дуслар, нишләп концертларың юк, гастрольләргә нишләп чыкмыйсын, дип күп сорыйсыз, язасыз. Беренчедән, йөкле чагымда корсак киереп жырлап йөрисем килмәде. Икенчедән, бүген мин бәби белән, яңа туган баланы ташлап чыгып йөри алмыйм. Әлбәттә инде, өченчедән, шул чаклы уттай чир вакытында, кеше җыеп, концертлар куеп йөрисем килми. Аллам сакласын, минем концертта берәрсе чир эләктереп кайтса… Ходай күрсәтмәсен… Дөньяларыбыз тынычлансын, бу чирләрдән арыныйк, аннан гөрләтеп концерт куярбыз, Алла боерса. Вәгъдә бирәм», — ди җырчы инстаграмда.

Инстадуслары аны бертавыштан хуплый.

«Япь-яшь булуына карамастан, төпле, акыллы фикер. Маладис, утыр өеңдә балаң белән, рәхәтен тоеп. Өлгерерсең әле»,

«Сез үзегезне, мин усал, холкым авыр, дисез. Мин алай димәс идем. Сез бик акыллы. Бәхетле булыгыз!»

«Вәт ичмасам, яшь кенә булса да, акыллы бала. Кешеләр чирләп кайтсалар, дип уйлый белә. Күп кенә артистлар, Гөлназдан үрнәк алыгыз. Хәтта данлыклылары да акча диеп чукынышып берсеннән-берсе уздырып йөриләр. Имеш, аларны халык көтә… Лилия ханым, сезгә рәхмәт шундый бала тәрбияләп үстергәнегез өчен!»

«Тамашачысы өчен борчылучы бердәнбер җырчы. Калганнар барысы да акча артыннан чаба», — дип язганнар Гөлназга.

Алдарак Гөлназ кызыксынучыларга тагын бер малай алып кайтырга теләге барлыгын белдергән иде.

 

Фото: intertat.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: