+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 ноябрь 2021, 14:15

Башкортстан делегациясе Будапештта

5 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Венгрия башкаласы Будапешт шәһәрендә 50нче Бөтендөнья конгрессы һәм CIOFFның Генераль ассамблеясе уза. Юбилей конгрессы 2020 елда узарга тиеш иде, ләкин ул яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле күчерелде.

Башкортстан делегациясе Будапештта
Башкортстан делегациясе Будапештта
5 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Венгрия башкаласы Будапешт шәһәрендә 50нче Бөтендөнья конгрессы һәм CIOFFның Генераль ассамблеясе уза. Юбилей конгрессы 2020 елда узарга тиеш иде, ләкин ул яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле күчерелде.

Форум эшендә В. Д. Поленов исемендәге Русия халык иҗаты йорты директоры урынбасары, CIOFF ® Русия милли секциясенең җаваплы секретаре Андрей Беляев, CIOFF ® Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү комитеты әгъзалары – Башкортстанның Халык иҗаты республика үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков, Республика халык иҗаты үзәгенең төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Зәринә Хәсәнова катнашалар. Башкортстаннан рәсми делегацияне мәдәният министры Әминә Шәфыйкова җитәкли.

Кичә Әминә Ивний кызы CIOFF ®ның мәдәният эшләре буенча вице-президенты һәм комитет рәисе Алехандро Камачо рәислегендәге Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча комитет утырышында катнашты. Эш барышында быел җәй Башкортстанда үткән CIOFF® VI Бөтендөнья фольклориадасының нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Әминә Шәфыйкова, шулай ук, CIOFF® Советы һәм CIOFF® Үзәк Европа һәм Төньяк Европа комитеты утырышларында катнашачак, алар кысаларында Башкортстан Республикасы белән CIOFF® арасындагы киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар. Ә иртәгә Генераль ассамблея ачылачак.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: